Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2020, 01:42

Ата-ана ачуланышу нәтиҗәсендә ике бала мәрхүм булды

19 июнь балыкчылар елгада бер бала табып ала. Әнисе аны киеменнән олы улы булуын таный. 12 сәгатьтән 50 километр ераклыкта икенчесе дә табыла.

Узган елны Уфада яшәүче Артем Мазов ике улы белән юкка чыккан иде. Ул 26 октябрь хатыны Эльмира Мазова белән ачуланышканнан соң уллары 8 яшьлек Илья һәм 5 яшьлек Слава белән йөреп керергә дип чыгып китә һәм юкка чыга. Хатыны аның белән соңгы сөйләшүендә аерылышу кирәклеге турында әйткән була. Артемның юлда бау сатып алуы ачыклана. Өч көннән Уфимка елгасы буендагы “Речные зори” шифаханәсеннән ерак түгел Артем Мазовның машинасы һәм кабарта торган матрас табыла. Матраста Мазовның улларының кул эзләре дә табыла. Җәмәгатьчелек һәм Мазовның туганнары соңгы көнгә кадәр малайлар табылыр дип көтте. Ләкин бу вакыйга фаҗига белән тәмамланды. 19 июнь балыкчылар елгада бер бала табып ала. Әнисе аны киеменнән олы улы булуын таный. 12 сәгатьтән 50 километр ераклыкта икенчесе дә табыла. Малайларның берсе бау белән бәйләнгән була. Әтиләре исә табылмаган. Мәрхүм малайларның әнисе Эльмира социаль челтәр аша борчылып, соңгы минутка кадәр балалар исән дип өметләнеп көткән җәмәгатьчелеккә рәхмәтен белдерде.
Фото: newsbash.ru
Читайте нас: