Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2020, 01:41

“Нур” – зур дәрәҗәле театр булырга тиеш”

"Нур"да яңа директор.

Узган атнаның иң зур вакыйгасы – Уфа “Нур” татар дәүләт театрының директорын алыштыру булды. Моңа кадәр бу вазыйфаны алып барган Илдар Хаҗиев үзе теләп эшеннән китте, аның урынына моңа кадәр Туймазы татар дәүләт театрында шул ук вазыйфаны башкарган Фирзәт Габидуллин билгеләнде.
Габидуллин Фирзәт Фәрит улы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1973 елның 18 декабрендә Туймазы районының Фрунзе авылында туган. 1995 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый. 2005 елдан Туймазы татар дәүләт драма театры директоры булып эшли.
– Туймазы театрында 16 ел эшләдем. Мин эшләгән елларда бик күп үзгәрешләр булды. Беренчедән, театрның үз йөзе, үз сүзе, үз репертуары булдырылды. Бу дәвердә халыкчан, халык ярата торган спектакльләр куелды. Икенчедән, Туймазы театрының бинасы бик матурланды. Республика Хөкүмәте төзекләндерү өчен күп финанс бүлде. Туймазы театры бүгенге көндә шәһәрнең һәм районның иң матур биналарының берсе. Шуңа анда халык нинди генә чара булуына карамастан тартыла, агыла.
Өченчедән, театр һөнәри яктан зур казанышларга иреште. Артистлар үсте. Күбесе Башкортстанның халык, Башкортстанның атказанган һәм Татарстанның атказанган артистлары исеменә лаек булдылар. Театр Туймазы һәм республикада гына түгел, Мәскәүдә дә бик зур уңышлы гастрольләр уздырды.
Туймазыдагы уңай башлангычларны монда күчерү турында бик күп теләкләрем, матур фикерләрем бар. “Нур” матур һәм зур дәрәҗәле театр булырга тиеш. Мин хыялларым тормышка ашар дип өмет итәм,– диде Фирзәт Габидуллин.

Фото: Мунир Вафин.
Читайте нас: