Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июнь 2020, 13:40

“Тулпар” журналын яратам!

Сиксән яшьтән үтсә дә, Зинфира апа Гафарова китаптан, гәзит-журналдан аерылмый. Аеруча Зифа Кадыйрова әсәрләрен һәм "Тулпар" журналын үз итә икән. Яшь дустыбыз Юлай НИЗАЕВ Ленин орденлы китапханәче белән әңгәмә корды.

Зинфира апа Гафарованың исемен ишетүгә, һичшиксез, Чакмагыш үзәк китапханәсе күз алдына килә, башкача мөмкин дә түгел, чөнки Зинфира Хөсәен кызы – китапханәдә эшләп дан казанган, Ленин орденына, “БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булган шәхес. яшь буынга якты үрнәк ул!
Аның турында матбугат битләреннән, райондашларыбыз сөйләве аша белә идем. Ниһаять, телефон аша вакытны билгеләдек тә, күчтәнәчләр алып, өенә юл тоттым. Капкадан керү белән ихатасының чисталыгына, йорт-курасының җыйнаклыгына, матур чәчәкләр үстерүенә күзем төште. Яше сиксәннән өстә булсада, зиһенле, актив тормыш позициясенә ия. Исәнлек сорашып, сорауларымны юлладым.
– Зинфира Хөсәен кызы, балачагыгыз хакында сөйләп үтсәгез иде.
– Мин – Бүздәк районының матур табигатьле Күзәй авылы кызымын. Әткәм Хөсәен колхозда амбар мөдире булып эшли иде. Ул вакытта миңа нибары дүрт-биш яшьләр булгандыр, әткәебезне авылыбыз уртасындагы кое буеннан сугышка озаттып калдык...
– Уфа шәһәренең китапханәчеләр әзерләү техникумына укырга барырга нәрсәләр этәргеч бирде?
– Әти-әниебез, колхозчылар гына булуына карамастан, китап укырга бик ярата иде. Мәктәпкә укырга төшкәч, укытучылар бүлмәсендә бер шкаф бар иде. Ул китаплар белән тулы. Беренче укыган китабым “Галәветдиннең сихри лампасы” булды, аны укыгач эчтәлеген кат-кат сөйләтттеләр, шуннан инде башка китапларны укыйсым килде. Агалы-энеле Гриммнарның китапларын укыдым. Аннан соң да китаплар укырга бик нык яраттым, әле дә яратам. Яңарак кына Зифа Кадыйрованың соңгы китабын укып беттем. Менә шулай итеп, балачак мавыгуым булачак һөнәремә йогынты ясагандыр да инде.
– Яңа Балтач авылы китапханәсенә эшкә кайткач, яшь кыз Зинфира ничек эш башлаган икән?
– Яңа Балтач авыл китапханәсенә техникумны тәмамлау белән кайттым. Китапханә ул вакытта клуб бинасында иде. Юл буендагы, сәмәннән салган клубның бер башында китапханә иде. Ул ягылмый, җыештыручы килеп, чи утын яга, ул янар-янмас яна. Ләкин шулай булсада, эш гөрләп барды, өстәлдән колхоз яздырган гәзит-журналлар өзелмәде. Кеше бик күп йөри иде, кычкырып укулар, фикер алышу, төрле форматтагы әдәби кичәләр, концертлар еш оештыра идек.
– Чакмагыш китапханәсенә мөдир итеп тәгаенләнгәч авырлыклар булдымы?
– Иң башта мин балалар китапхәнәсенә эшкә кайттым, ул вакытта анда Камилә Шәрипова эшли иде. Китапханә райсоветның иске бинасында, ике катлы иде. 1967 елның февраль аенда мәдәният бүлеге җитәкчесе Шәмсинур Сәгъдәт кызы мине Уфага алып барды, берничә сорау бирделәр һәм яңа вазыйфага – Чакмагыш район китапханәсенә җитәкче итеп тәгәенләделәр. Монда да ягарга утын юк иде. Күрше Бакалы районы Иске Корыч авылы урманында ауган агачларны кисә идек. Без машина табып килгәнче, бүтән кешеләр алып киткән чаклар да булды. Шулай интегеп яшәдек, бик җиңелдән булмады. Районның Кушнаренкога кушылып торган чагы иде. Янәдән район үзәге үзебезгә кайткач, мәдәният йортының өске катындагы рәссамнәр бүлмәсенә күчендек, балалар китапханәсе Трактор урамындагы иске клуб урынына күчте. 1975 елда әлеге яңа бинаны төзеп, анда чыктык. Хезмәттәшләремнән бик уңдым, без китапханәләрне үзәкләштерүне Башкортстанда беренче булып башладык һәм һәрчак алдынгылар сафында булдык. Бу инде, әлбәттә, үземнең генә түгел, ә хезмәттәшләремнең дә булдыклылыгы һәм тырышлыгы икәненә иманым камил: Камилә Шәрипова, Нәҗибә Гәрәева, Лүзә Байбакова, Дилә Асылова, Рәшидә Кинҗәкәева, Фая Маскова, Зоя Сабирова, Зөлфия Булатова, Рима Хәбирова, Наилә Габидуллина, Наилә Гайсина, Әгъдәл Низаев, Рәзифә Арсланова, Фәйрүзә Әхмәтова, Лена Латыйповалардан тупланган, оста коллектив белән идарә итәргә туры килде. Ә остазларыма килгәндә инде, Нәҗибә Гәрәева һәм Камилә Шәрипова минем эш, тормыш юлымда үрнәк булып тордылдар.
– Зинфира ханым, Сез бит әле районыбызның актив җәмәгатьчесе дә...
– Әйе, ул вакытта бар булмышыбызны биреп, җиң сызганып, эшләдек. Бу эшләрне башкарганда минем иң якын ярдәмчем, уң кулым Дамира Казыйханова булды. Бер елны – Бөек Ватан сугышы тәмамлануның юбилее булганда – без тол хатыннарны, яу кырында уллары ятып калган аналарны зурлау проекты эшләдек: кичәләр үткәреп, аларның иннәренә яулыклар яптык. Бу күркәм чара һәр колхозда гөрләп узды. Эшләгән дәверемдә Чакмагыш районының күренекле журналистлары Хәйдәр Басыйров һәм Әгъдәл Низаевларның да ярдәмнәре зур булды.
– Гаиләгездә балаларыгыз, оныкларыгыз китап укуга әвәсме? Нинди авторларның әсәрләренә игътибарыгыз күбрәк?
– Үзем татар, рус язучыларын, районыбызның “Игенче” гәзитен, республикада нәшер ителгәгн “Тулпар” журналын азаккы битләренә хәтлем укып барам. Улым инде эше буенча фәнни китаплар укыса, оныкларым әкият ярата! Ә кызым Рәүфәнең минем һөнәргә ия булуы, әлбәттә, очраклы түгел, чөнки бәләкәй чакта дус-кызлары белән минем эшкә килеп, балалар китапханәсендә эшлибез дип, шау-гөр уйныйлар иде. Барлык хезмәттәшләремә, китап сөюче дускайларыма исәнлек, иминлек телим! Без башлаган эшне лаеклы итеп дәвам итүләренә бик шатмын мин.
Зинфира апа, кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт Сезгә!
Юлай НИЗАЕВ,
М.Акмулла исемендәге
БДПУ көллияте студенты.
Читайте нас: