Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июнь 2020, 13:10

Коронавирус почтага тәэсир итми калмады

Чакмагыш һәм Дүртөйле почтамтлары җитәкчесе Данис Әдиб улы Шәйхуллин: "Гәзит-журнал гына түгел, хәтта телевизор аша вирус йога икән, дип куркучылар булды"...

Белешмә: Данис Әдиб улы Шәйхуллин 1986 елда Туймазы районында туган. Дистә елдан артык Саклык банкында төрле вазифаларда эшли. 2019 елның маеннан Чакмагыш почтамты җитәкчесе, быелдан Дүртөйле почтамты өчен дә җаваплы.
– Данис Әдиб улы, коронавирус пандемиясе районнардагы почта хезмәтенә ничек тәэсир итте?
– Шөкер, әлегә хезмәткәрләребез арасында коронавирус йоктыручылар юк. Хезмәткәрләр иң баштан ук саклану, дезинфекция чаралары белән тәэмин ителде, аңлату эшләре үткәрелде. Хәтта ки чумага каршы костюмнар кайтартылды. Башкача мөмкин дә түгел, без бит халык белән турыдан-туры аралашабыз. Апрель иң катлаулы ай булды. Пенсия таратучылар иртән чыгып соң гына кайттылар: өч атналык эшне ике атнада башкарып чыга алдык.
Шунысы мөһим: хезмәткәрләребез почта һәм пенсия таратып кына калмый, бер уңайдан абүнәчеләрнең хәлен белә, аларны тышкы дөнья белән бәйләүче булып тора. Без моңа элек тә игътибар итә идек, ә эпидемия чорында бу күренеш аеруча күзгә ташланды. Авылларда бит ялгыз гомер итүче әби-бабайларыбыз бихисап. Кайчак үзләренә атна буена беркем дә кереп чыкмаска мөмкин. Ә алар гәзит-журналга язылса, почта хезмәткәре, ирексездән, өлешчә социаль хезмәткәр вазифасын да башкара: хәл-әхвәлен, исәнлеген белешә. Почтальоннарыбыз ике көн саен, ягъни атнага өч көн почта тарата бит. Ә пандемия шартларында 65 яшьтән өлкәннәргә йорттан чыгу да хәвефле булды. Пенсия таратучылар, почтальоннар өйдән-өйгә йөреп, халыкка матбугат кына түгел, башка кирәк-ярак тауарлар да тәкъдим итә. Алар күпчелектә сыйфатлы һәм ышанычлы. Хәтта ки суыткыч, мебельгә кадәр китереп биреп бирә алабыз. Шулай ук электр энергиясе, газ, су һәм башка хезмәтләр өчен түләүләрне кабул итәбез. Кешеләр кирәкле сумманы почтальонга тапшыра, ә алар аны тиешле урынга түләп, квитанциясен кайтарып бирә – ышанычлы да, уңайлы да.
Һәм мин ата-аналары авылларда яшәгән игелекле ул-кызларга мөрәҗәгать итеп: “Әти-әниләрегезне кадерләсәгез, аларны матбугатка яздырырга онытмагыз!” – дип әйтер идем. Яраткан гәзит-журналы өйләренә килсә, бу алар өчен иң яхшы бүләк булыр иде. Шулай ук үзләренең ветераннары турында кайгырткан, эшчеләренең мәдәни тәрбиясе турында уйлаган оешмаларның җитәкчеләре дә бу чарада активлык күрсәтсә, һич отылмаслар.
Әлбәттә, коронавирус эпидемиясе безнең эшкә тәэсир итми калмады. Гәзит-журнал аша гына түгел, хәтта телевизор аша вирус йога икән, дип куркучылар булды. Әле, кайбер чикләүләр йомшартылгач та, күпләр артык аралашырга тырышмый. Бу, әлбәттә, язылу кампаниясенә дә тәэсир итте. Матбугатка Интернет аша җайлы гына язылып булса да, өлкәннәр өчен бу читенрәк, һәм алар элеккечә почтага килеп, я почтальон ярдәме белән язылуны хуп күрә.
– Журналистларга нинди теләкләрегез бар? Тиражларны саклап калу өчен матбугат чаралары нинди булырга тиеш, дип уйлыйсыз?
– Халыкка якынрак булырга кирәктер, дигән фикердәмен. Гади кешеләр, аларның көнкүреше, проблемалары, авыл тормышы турындагы язмалар; үрнәк алырлык нинди яңалыклар бар, кайсы авылда кемнәр ничек яши – болар һәркемгә кызыклы булыр иде. Сәяси яңалыклар, законнар халыкка аңлаешлы гади тел белән аңлатылсын иде. Яшьләрне, балаларны да оныту ярамыйдыр. Аларны кечкенәдән матбугатка ияләндергәндә яхшырак. Бөтен нәрсәне дә Интернет аша гына алып булмый бит. Мәсәлән, бала матур рәсемле, сыйфатлы, аң-белемне үстерүче журналны кулына тотып укыса, ул аны гомерлеккә исендә калдыра. Ә экрандагы мәгълүмат тиз онытылучан.
Матбугатның таралуы авыллар өчен дә файдалы. Эш булса, почта бүлекчәләре, ставкалар да сакланып кала дигән сүз. Шуңа күрә биредә һәр өч якның – матбуга, почта хезмәткәрләренең һәм абунәчеләребезнең активлыгы, аңлашып эшләве мотлак. Бүген бит базар заманы, рентабельле эшләү мөһим. Журналистлар халык өчен файдалы басмалар тәкъдим итсә, алар киләчәктә дә сакланып кала алыр.
– Эчтәлекле җавапларыгыз өчен рәхмәт, Данис Әдиб улы. Тыйнак, әмма бик тә кирәкле хезмәтегездә Сезгә һәм коллективыгызга уңышлар юлдаш булсын!
Әңгәмәдәш: Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.
Читайте нас: