Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июнь 2020, 11:25

Алар халык белән эшли

Почта хезмәткәрләре коронавирус пандемиясе чорында да көн дә эштә. Башкача мөмкин дә түгел. Һәм алар, фотога төшәргә була гына, бер мизгелгә битлекләрен салып тордылар.Фотода: Чакмагыш почта бүлекчәсе уңганнары Лилия Кәбирова, Рәлинә Габдулхакова, Нина Хөснетдинова, Ләйсән Шәрипова, Лира Хәсәнова.

Июнь ае бакчачыларның гына түгел, почта хезмәткәрләренең дә мәшәкатьле ае. Икенче яртыеллыкка гәзит-журналларга язылу бара. Чакмагыш почтамтында да, без кергәндә, кызу эш кайный иде. Һәркем эш урынында. Матбугатка язылу бүлеге хезмәткәрләре Гөлнара Рәшитова һәм Зилә Солтангәрәева – чын мәгънәсендә үз эшләренең осталары. Зилә ханым почта хезмәте өлкәсендә инде 15 ел эшләсә Гөлнара ханымның биредә хезмәт стажы 20 елдан артык. Районда кайсы басманың кайда күпме таралуын алар шул ук минутта әйтеп бирә алалар, язылу барышының бөтен нечкәлекләрен беләләр.
Почтальоннар исә иртән үк җыелып, килгән корреспонденцияне һәркем үз участогына бүлеп ала икән. Без Лилия Кәбирова, Рәлинә Габдулхакова, Нина Хөснетдинова, Ләйсән Шәрипова, Лира Хәсәноваларны фотога төшереп ала алдык. Әлбәттә инде, һәркем битлектә, перчаткада эшли. Фотога төшәргә була гына бер мизгелгә битлекләрен салып тордылар. Арада иң тәҗрибәле почтальоннарның берсе – Мәскүрә Сәлимова. Үз эшен инде ике дистә елга якын белеп, яратып башкара. Язылу кампаниясенең быел башка еллардан үзгәрәк үтүен әйттеләр. Коронавирус пандемиясе башланган чорда йортларга кереп тә булмаган. Әле, кайбер чикләүләр йомшартылгач та, күпләр артык аралашырга тырышмый икән. Интернет аша язылып булса да, әлбәттә инде, өлкәннәр өчен монысы читенрәк, һәм алар элеккечә почтага килеп, я почтальон ярдәме белән язылуны хуп күрә.
Шөкер, Чакмагыш һәм Дүртөйле почтамтлары җитәкчесе Данис Әдиб улы Шәйхуллин әйтүенчә, әлегә хезмәткәрләр арасында коронавирус йоктыручылар юк. Хезмәткәрләр иң баштан ук саклану чаралары белән тәэмин ителгән, аңлату эшләре үткәрелгән. Хәтта ки чумага каршы костюмнар ук кайтартылган булган.
Әйе, бернинди авырлыкларга карамый, почта бүлекчәләре эшләп, почта хезмәткәрләре исә кочак-кочак гәзит-журналларны, матур открытка һәм сагынып көтелгән хатларны ияләренә җиткереп, пенсия таратучылар исә хөрмәтле өлкәннәребезне сөендереп торсын әле.
Читайте нас: