Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июнь 2020, 15:10

Русия Конституциясенә төзәтмәләр

Радиожурналист һәм язучы Рәсүл Сәгыйтов бу хакта ни уйлый?

1 июльдә Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү булачак. БР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, радиожурналист, язучы һәм тәрҗемәче Рәсүл Сәгыйтов бу көнне һәр кеше үзенең тавыш бирү хокукыннан файдаланып, теге яки бу карарны кабул итәргә тиеш, дип саный.
"Минем фикеремчә, сайлаулар яки референдум кебек чаралардан читтә калырга кирәкми, чөнки син – шушы ил гражданины, син аның өчен җаваплы һәм аның язмышын шәхсән хәл ит. Ә инде соңыннан синең тавышыңнан башка кабул ителгән карардан канәгатьсезлек белдереп утыруның мәгънәсе юк.
Плебисцит – сайлау хокугына ия булган һәр граждан үз фикерен әйтсен өчен үткәрелә дә инде, югыйсә, моны гадиләштерелгән юл белән дә тормышка ашырырга мөмкин булыр иде – регионнар, федераль парламент һәм дәүләт җыелышлары дәрәҗәсендә, бу азрак чыгымнар да таләп итәр иде. Шуңа күрә мин үз хокукымнан файдалануны – сайлау участогына килүне һәм "Сез Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр хуплыйсызмы?" дигән сорауга җавап бирүне бурычым дип саныйм. Өстәвенә, Президент әлеге кампания башланганда ук сайлаучы ничек карар кылса, шулай булачагы турында игълан итте”, – диде җәмәгать эшлеклесе.
Рәсүл Сәгыйтов шулай ук РФ Конституциясенең яңадан язылмавын, бары тик үзгәртелүен билгеләде, ягъни аның төп нигезләмәләре элеккечә кала, дип искәртте.
Читайте нас: