Көндезге бүлектә дә, читтән торып укып та, университетта татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр рус теле һәм җәмгыять белеменнән (обществознание) Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга тиеш. Шуларга өстәп, абитуриентлар БДУның үзендә татар теле буенча эчке кабул итү имтиханы – тест тапшырачак. Урта һөнәри белеме булган, ягъни колледж, техникум, училище тәмамлаган кешеләр (андыйлар, гадәттә, читтән торып уку бүлегенә килә), БДИ нәтиҗәләре булмаган очракта, Башкорт дәүләт университетында татар һәм рус теленнән, җәмгыять белеменнән тест (эчке имтихан) тапшырачак. Имтиханнарның вакыты, үткәрелү рәвеше белән БДУ сайтында танышырга мөмкин. Адресы:
https://pk.bashedu.ru/napravleniya-podgotovki.