Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь 2020, 17:33

Читтән торып укыдылар, читтән торып диплом якладылар

Бүген Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегендә онлайн-режимда тәүге яклаулар үтте.

Бүген, 9 июньдә, Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегендә студентларның чыгарылыш квалификация эшләрен яклау узды. Дәүләт комиссиясе каршында читтән торып белем алган ун кыз сынау тотты. “Каршында” дип әйтү берникадәр символик эчтәлеккә ия, чөнки коронавирус шартларында яклаулар да читтән торып, Интернет аша, онлайн-режимда узды. Диплом эшләренең бишесе – әдәбият, бишесе тел гыйлеме буенча язылган иде.
Чыгарылыш квалификация эшләре үзләренең тематик төрлелеге, тел белән әдәбиятның тыгыз бәйләнеше белән аерылып торды. Барлык эшләр дә Башкортстан, мондагы татар әдәбияты, әдәби традицияләр күчемлелеге белән тыгыз бәйләнгән иде. Мәсәлән, студентлар күтәргән мәсьәләләр арасында “Нәҗибә Әминева шигъриятендә дөнья моделе”, “Шәехзадә Бабичның “күк шигърияте”, “Илдар Юзеев иҗатында Тукай һәм Җәлил образларының гәүдәләнеше”, “Рәдиф Гаташ иҗатында робагый традицияләре”, “Дәрдемәнд шигъриятендә экзистенциаль мотивлар” һәм башка кызыклы темалар бар иде.
Билгеләр дә лаеклы булды: ун кыз да чыгарылыш квалификация эшләрен “бишле”гә яклады. Нәтиҗәдә, алар һәммәсе дә “бакалавр” дәрәҗәсен алды. Ләкин алар моның белән генә тукталып калмыйча, белемнәрен БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы карамагындагы магистратурада дәвам итәргә җыена.
Шуны да өстик, быел БДУда “Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча берничә ел элек ябылган читтән торып уку бүлеге кабаттан ачыла. Анда бюджет хисабына 14 студент кабул ителәчәк. “Педагогик белем бирү” юнәлешендәге әлеге бүлеккә керү өчен рус теле (БДИ яки язма эш), җәмгыять белеме (БДИ яки язма эш) һәм татар теленнән имтихан тапшырырга туры киләчәк. Якыннарыгызга, дусларыгызга, туганнарыгызга хәбәр итегез: Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-рус бүлеге сезне көтә!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: