Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июнь 2020, 15:48

Зиратлар тәртипкә китерелде

Башкортстанда 6 июнь Хәтер һәм хөрмәтләү көне дип игълан ителде.

Бу көнне якыннары зиратларга барып, мәрхүмнәрнең каберләрен җыештыру белән мәшгуль.
“Башавтотранс” республиканың барлык шәһәрләрендә дә зиратларга махсус рейслар оештырды. Гомумән алганда, Уфа, Баймак, Бәләбәй, Бөре, Дүртөйле, Күмертау, Мәләвез, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Туймазы һәм Учалы зиратларында 1160тан артык рейс ясалачак. Аларның күбесе Уфага туры килә — Төньяк зиратка кадәр 200 рейс һәм көньякка таба 400 рейс ясау каралган. Уфада махсус маршрутлар пассажирларга иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр хезмәт күрсәтә.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Указы белән 2 май Хәтер һәм хөрмәтләү көне дип игълан ителгән иде. Әмма коронавирус пандемиясе, эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, Хәтер һәм хөрмәтләү көне 6 июньгә күчерелде.
Муниципалитетларга зиратларга җәмәгать транспортының тоткарлыксыз хәрәкәтен оештыру, коймаларны төзекләндерү, юлларны асфальтлау, чүп-чар чыгаруны оештыру йөкләтелгән.
Моннан тыш, һәр зиратка керү юлында махсус мәгълүмат стендлары куела. Анда зират схемасы, бару кагыйдәләре, эш режимы һәм зиратта җирләнгән танылган шәхесләр турында мәгълүмат урнаштырыла.
Бу көнне шулай ук коммуналь хезмәтләр, предприятиеләр, мәрхүмнәрнең туганнары һәм волонтерлар катнашлыгында өмәләр уза. Шундый өмәләрнең берсе Чишмә районының Әри биләмәсенә караган Акманай авылында да узды. Анда җәмәгатьчелек авыл башлыгы Сабит Шапко җитәкчелегендә зиратны чүпләрдән тазартты, каберләрне тәртипкә китерде. Чарада Әри авыл советы җитәкчесе Радмир Мусин да катнашты. Ул өмәгә килүчеләргә битлекләр таратты, санитар кагыйдәләрнең үтәлүен тәэмин итте.
Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудаш та әлеге зиратка җирләнгән.
Читайте нас: