Җәйге бер эссе көнне шәһәр урамы буйлап китеп барам. Төш вакыты, кояш бик каты кыздыра. Шуңа күрә үзем белән бәләкәй генә, ярты литрлы шешәдә су да бар. Эсседә тамак кибә – эчә-эчә атлыйм.
Унбиш минутлап бара торгач, су эчелеп тә бетте. Ярты литр су эссе көнне нәрсә инде ул? Кулымда – буш шешә. Тирә-якка карыйм, чүп савыты күренми, ыргытыр идем шунда. Чүп савыты гына түгел, кешеләр дә күренми. Кеше юкта урам читенә дә ташлап калдырып була. Шундый уй да килеп китте башка. Әмма моңа намусым җитмәде – буш шешә тотып, урам буйлап атлавымны дәвам иттем.
Күпме генә тирә-якны күзәтмим, чүп савыты тәки очрамады. Шәп баргангамы, бер туңдырма ашый-ашый атлаган яшь егетне куып тоттым. Мин аны узмыйча гына, артыннан карап килдем. Ул туңдырмасын ашап бетерү белән, төрелгән савытын тотты да, урам читенә ыргытты. Карашымны сизгәндәй, артына да борылып алды. Мине күргәч, тиз-тиз атлап китте дә күздән югалды.
“Читтән бик ямьсез күренеш икән”, – дип уйлап куйдым мин. Һәм янә урам читенә караш ташладым. Андагы чүп-чарның исәбе-хисабы юк. Менә шушы урамнан көненә, ким дигәндә йөзләгән кеше үтә. Шуларның бер бишесе генә булса да чүбен тиешле урынга ташламыйча, урамга ыргытса, ун көн эчендә күпме чүп-чар җыела, тирә-як пычрана. Урам уртак булгач, андый кешеләр, барыбер җыештыралар дип, ташлыйлар да китәләр. Шәһәр урамын җыештыралар, әлбәттә. Ә менә авылга кайтсаң, елга-күл буйларына барасың. Ә аларны кешеләрдән калган чүп-чарлардан җыештырып бетерә торган түгел. Матур су буйларын ямьсезләп һәм бозып чүп ята. Җәй буе ял итеп, табигатьне пычратып бетерәләр. Аны кем чистартырга тиеш?... Безнең илдә дә, кайбер чит илләрдәге кебек, чүп ташлаган өчен штраф кертергә кирәктер, мөгаен.
Менә шундый уйлар белән атлый торгач, чүп савыты да очрады. Баядан бирле кулымда тотып килгән буш шешәне салдым да, үз юлым белән киттем. Ә сез нишләр идегез?