Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июнь 2020, 23:32

Черкиләргә каршы сугыш

Уфада кичләрен урамга чыгу мөмкин түгел! Аеруча парклар, сулыклар булган урыннарда чыдап булмый.

Уфада кичләрен урамга чыгу мөмкин түгел! Аеруча парклар, сулыклар булган урыннарда чыдап булмый. Юк, анда һич кенә дә маньяклар һөҗүм итми, ә чиркиләр канны суыра. Ниһаять, шәһәр хакимияте парклар һәм сулыклар якын арада к эшкәртеләчәген белдерде.
Уфаның барлык парклары һәм скверларын чүпләрдән тазарту эше башланды инде. Бу хакта мэриядә узган оператив киңәшмәдә республика дезинфекция үзәгенең баш табибы Павел Мочалкин хәбәр итте:
– Шәһәр халкының күпләп ял итү урыннарында, санитар законнар нигезендә, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә эшкәртелә. Эштә заманча җиһазлар кулланыла, – дип белдерде республика дезинфекция үзәгенең баш табибы Павел Мочалкин. Белгеч сүзләренә караганда, бүгенге көндә 436 гектар парк һәм скверның 244е эшкәртелгән. Моннан тыш, санэпидслужбалар сулыкларда черки личинкалары белән көрәшә. Биредә әлегә барысы да бик нәтиҗәле түгел: планлаштырылган 497 гектарның 57 гектары гына эшкәртелгән. Бу территорияләрне тулысынча эшкәртүне 5 июньгә тәмамлау планлаштырыла, әмма һава шартлары аркасында сроклар үзгәртелергә мөмкин.
Черкиләр белән көрәштә безнең әби-бабайлар үзләренең халык ысулларын кулланган. Алар төнен черкиләр мазаламасын өчен карават янына бузина яки томат яфраклары куйган. Шулай ук канечкечләрнең кискен исләрне яратмавын искә алып яран, эвкалипт, әфлисун майлары белән сөртенү дә файдалы дип санаганнар.

Фото: dez-ses-1.ru
Читайте нас: