Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2020, 12:19

Бүген – Халыкара балаларны яклау көне!

Балалар өчен барыбыз бергә тырышыйк! Дмитрий Хворостовский исемендәге хәйрия фонды, БСТ телеканалы һәм Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы "Балалар өчен бергәләп" хәйрия телемарафонын оештыра. 19.00 сәгатьтә башлана.

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, "Балалар өчен бергәләп" хәйрия телемарафоны кысаларында республиканың опера һәм эстрада йолдызлары катнашында концерт булачак. Дмитрий Хворостовский исемендәге хәйрия фонды тарафыннан оештырылган концерт 1 июньдә БСТ телеканалының туры эфирында һәм социаль челтәрләрдә уза.
Бу көнне тамашачылар алдында Башкортстан Республикасының Дмитрий Крюков идарәсендәге Милли симфоник оркестры классик һәм эстрада музыкасының якты йолдызлары – БР халык артисты Әскар Абдразаков, "Ковент-Гарден" Король операсы солисты Айгөл Әхмәтшина, БРның атказанган артисты Артур Нәбиуллин, "Премьер" төркеме, "Тавыш (Голос)" тапшыруында катнашучы Рушана Вәлиева һәм Назгуль Отузова чыгыш ясаячак.
Җыелган акчалар Башкортстандагы авыру балаларны дәвалау өчен тотылыр дип көтелә.
Белешмә өчен: Дмитрий Хворостовский исемендәге хәйрия фонды дәвалануга мохтаҗ балаларга ярдәм итә. Проект эшли башлаганнан бирле 70 000 0000 сумнан артык сумма авыру балаларны дәвалау өчен җибәрелгән. Ярдәмне Русиянең төрле төбәкләреннән Русфонд карамагындагы 200дән артык авыр авыру бала алган.
Читайте нас: