Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2020, 01:35

Сеңлесен таска батырып үтерүче укучы кыз хөкем ителде

Әти-әниләре бары тик яхшы билгеләргә генә укучы 17 яшьлек Светлананы җиде яшьлек сеңлесен карарга калдырып, эшләре буенча чыгып китә.

Салават шәһәре суды сеңлесен таска батырып үтергән 17 яшьлек кызга карата хөкем карары чыгарды. “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәренә караганда, суд “саксызлык аркасында үлем китерү” дип бәяләп, кызны ирегеннән мәхрүм итмәскә, бер елга өй сагында утыру белән чикләргә дигән карар чыгарган. Өлкән сыйныфта укыган бу кыз үзенең ни кылганын аңлаган һәм ихлас тәүбә иткән. Нәтиҗәдә, суд аны ирегеннән мәхрүм итмәскә дигән карар кабул иткән.
Бу коточкыч фаҗига узган елның 13 сентябрендә Салават шәһәрендәге шәхси йортларының берсендә булган иде. Әти-әниләре бары тик яхшы билгеләргә генә укучы 17 яшьлек Светлананы җиде яшьлек сеңлесен карарга калдырып, эшләре буенча чыгып китә. Кыз дәресләргә әзерләнә, әмма сеңлесе көйсезләнә башлый. Светлана аны берничек тә тынычландыра алмагач, мунчага алып бара һәм өч тапкыр башы белән су тутырылган таска тыгып ала һәм чыгып китә. Ата-аналары кайткач кече кызларының мунчада мәетен табып, ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырта.
Ике кыз да ата-ананың тәрбиягә алган балалары.
Фото: vk.com/wall-34762899_494084?z=photo-34762899
Читайте нас: