Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2020, 01:39

Коронавирус чигенергә уйламый

52 пациент авыр хәлдә.

Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренә караганда, 27 майга республикада 2942 кеше коронавирус белән зарарланган. Соңгы тәүлектә аларның саны 91гә арткан. Стационарда 874 пациент дәвалана, шуларның 52се – авыр хәлдә.
Коронавируслы авыруларның күбесе хәзер Уфаның 18нче санлы хастаханәсендә ята, анда хәзер 131 кеше дәвалана. Расланган диагнозлы 71 кеше Нефтекама шәһәр хастаханәсендә, 64 кеше Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә, 57 авыру Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасында, 52 авыру 8нче санлы хастаханәдә дәвалана. Тагын 42 пациент Салават һәм Күмертау шәһәр хастаханәләрендә, 39ы – Республика йогышлы авырулар клиникасында, 37се – Уфадагы 5нче санлы хастаханәдә, тагын 33 пациент – Стәрлетамакның 2нче хастаханәсендә, шулай ук Ишембай, Уфаның Дим, Чишмә, Бәләбәй, Дүртөйле, Тәтешле һәм Мәсәгуть һәм республиканың башка медицина оешмаларында дәвалана.
Уфа янында йогышлы авыруларны дәвалау өчен госпиталь төзелеше тәмамланды. Беренче пациентлар 1 июньдә кабул ителәчәк.

Фото: yandex.ru
Читайте нас: