Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2020, 14:50

"Идея дөрес!"

3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие ата-аналар эшсез калган очракта да бирелә башларга мөмкин.

Башкортстанда 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга түләүләр билгеләү тәртибен үзгәртергә мөмкиннәр. Бу хакта хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә вице-премьер – БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.
Хәзерге вакытта 4894 сум күләмендә айлык пособиегә һәр әгъзасына уртача керем яшәү минимумы суммасыннан (9804 сум) түбәнрәк булган гаиләләр исәп тота ала. Әмма республика законнары буенча бу кагыйдә ата-аналар эшсез калган гаиләләргә кагылмый.
Шуңа бәйле рәвештә Ленара Иванова республиканың беренче вице-премьеры Андрей Назаровка әлеге таләпне төшереп калдыру һәм эштән мәхрүм калган гражданнарны түләүне алучылар исемлегенә кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу Башкортстанда акча алучыларның исемлеген киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный вице-премьер. Аның билгеләп үтүенчә, түләүләрнең 88%ы федераль бюджет акчаларыннан финанслана.
Андрей Назаров инициативаны хуплады һәм кирәкле төзәтмәләрне әзерли башларга кушты. "Идея дөрес, төзәтмәләр әзерләгез, карарбыз", – дип билгеләде ул.
Читайте нас: