Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2020, 13:00

Җырлыйсызмы, биисезме?

Я булмаса, сезнең гаилә башка һөнәрләргә остамы? “Башкортстанның талантлы гаиләләре" флешмобында катнашыгыз!Иртәгә бит Гаилә көне! 15 майда республиканың ЗАГС бүлекләрендә кәләш белән кияүләргә менә шундый истәлек открыткалары тапшырылачак.

15 майда билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көне 1993 елда БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән игълан ителгән иде. Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бу уңайдан тематик атна оештырмакчы. Ләкин таҗлы вирус инфекциясе вәзгыяте сәбәпле, 11-17 майда планлаштырылган Гаилә атнасы әлегә 6-12 июльгә күчерелә. Шулай да 15 майда онлайн форматта берничә тематик чара үтәчәк.
Мәсәлән, республика укучылары өчен ачык дәрес булачак.
Ә инде Республика халык иҗаты үзәге "Башкортстанның талантлы гаиләләре" флешмобын игълан итә. Анда катнашу өчен иҗади һәм талантлы, актив гаиләләр чакырыла. Сез җырлыйсызмы, биисезме, бөтен гаиләгез белән музыка уен коралларында уйныйсызмы? Я булмаса, декоратив-гамәли иҗат белән шөгыльләнәсезме? ⠀Үзегезнең социаль челтәрләргә гаиләгезнең уңышларын күрсәтүче видеороликларны “элегез” һәм #башкортстанныңталантлыгаиләләре #талантливыесемьибашкортостана хэштегын өстәгез. Видеороликларның озынлыгы 4 минуттан артмаска тиеш. ⠀
Флешмоб 15 майга кадәр дәвам итә.
15 майда республиканың ЗАГС бүлекләрендә исә өйләнешү тантанасында яшьләргә “Без халыкара гаилә көнендә өйләнештек” дигән истәлек открыткалары тапшырылачак. Бу көнгә 31 гаилә гариза тапшырган. Гаризаларның иң күбе (10 гариза) Уфаның Киров районы ЗАГС бүлекләренә бирелгән.
Читайте нас в