Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2020, 13:45

Гаилә көне онлайн

Өй шартларында тактиль терапия ничек була? Шәһәр фатирында гаилә лагере оештырып буламы? Гаилә таймменеджментын ничек төзергә? 15 майда сез бу сорауларга җавап ала аласыз. Инстаграмда гаилә көненә багышланган туры эфирлар көтелә. Алар турында мәгълүмат – сайтта.

15 майда «Гаилә» ресурс үзәге Instagram (https://www.instagram.com/p/CADUvkxoJ9r/?igshid=4w61sjdkirdf) социаль челтәрендә актив һәм кызыклы гаиләләр белән туры эфирлар марафонын уздырачак.
15 майда үтәчәк туры эфирлар:⠀
- 13.00 сәгатьтә – блогер, семинар, лекцияләр оештыручы, #иртәрәктудым #родилсяпораньше проекты авторы Ксения Игнатьева-Умярова аңлы тәрбия турында сөйләячәк;
- 14.00 сәгатьтә – «Гаилә иминлеге өчен» социаль проект авторлары һәм җитәкчеләре Регина һәм Евгений Азановлар шәһәр фатирында гаилә лагерен ничек оештырырга икәнлеген күрсәтәчәкләр;
- 15.00 сәгатьтә – “Ломая барьеры” социаль технологияләр үзәге директоры Алинә Хәбирова, өй шартларында тактиль терапия үткәрәчәк;
- 16.00 сәгатьтә – Башкортстанның Студентлар отрядлары командиры Ирина Сухарева, гаилә таймменеджментын төзергә өйрәтәчәк.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы республика халкын эфирларга кушылырга чакыра, алар барышында спикерларга үзегезне кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкинлек булачак. Туры эфирлар "Гаилә (Семья)" үзәге битендә һәм Instagramда спикерларның битләрендә узачак.
Шулай ук, Халыкара гаилә көненә багышлап, “Гаилә (Семья)” районара үзәге «Тату гаилә (Дружная семья)» гаилә флешмобын башлап җибәрә.
Катнашу өчен шартлар: социаль челтәрләргә 16 майга кадәр #минтрудрб, #межрайонныйцентрсемья, #деньсемьи, #гаиләкөне хештеглары белән фотосурәтләр һәм видеороликлар эләргә кирәк. Аларда сезнең гаиләгезнең гадәти бер көне, гаиләгездә булган матур традицияләр һәм гореф-гадәтләр чагылырга тиеш.
Читайте нас: