Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2020, 21:22

Авыллар да картая...

Язучы Хисаметдин Исмәгыйлов: "Бәрәңге. Ялкаулык"

Язучы Хисаметдин Исмәгыйлов белән узган ел авылдагы тормыш турында әңгәмә корган идек. Шуның белән бүлешергә булдым. Әле яңа гына бәрәңге утырткан кеше буларак, анда сүз бәрәңге турында башланган иде. Шуңа ул әңгәмә актуаль тооелды.
– Бәрәңгене элек гектарлап үстерәләр иде, хәтта күбрәк тә. Кем кайда җир таба, шунда чәчә иде. Икешәр, өчәр бакча утыртучылар булды. Спиртзавод якын. 2-3 Камаз илтеп тапшыралар. Башта килограммы 6 тиен иде, аннан 12 тиен булды. Хәтсез генә акча керде. Оренбурглар бәрәңге җыярга килә иде. Казахстаннан да киләләр иде. Карбыз, бодай төяп киләләр, бәрәңге төяп кайтып китәләр. Үзгәртеп корулар башлангач аларны кертми башладылар, Башкортстанда җитештерелгәнне чыгартмый башладылар. Рөхсәтсез сатучыларның бәрәңгеләренә солярка сибеп куркыту очраклары да булды. Бәрәңге җыю тыелды, спиртзавод ябылды. Шул кадәр бәрәңгене малга ашатып бетереп булмый бит, халык җайлап чәчүне киметте. Хәзер күп дигәндә 10 сутый чәчәләр, алары да гаиләләре булганнар. Кайберәүләр 5-6 сутый чәчә.
– Сәбәбе аны тапшырып, сатып булмауга гына бәйлеме?
– Сатып, тапшырып булмау авылга карата сәясәтнең башы гына булган. Хәзер шуның уңышларын җыябыз. Авылдагы халык та картайды. Яшьләр гел читкә китә. Икенчедән, авылда калганнар ялкауланды. Картлар пенсия ала, яшьләр шул картларның пенсиясенә карап торалар. Авылда сыер асрарга да иренеп йөргән малайлар бар.
– Элек авылыгызда көтүдә ничә баш мал була иде?
– Элек 500дән ким булмады. Көтү чираты ике елга бер генә килә иде. Хәзер 100 тирәсе. Хәзер чират елына ике-өч тапкыр килә.
– Үзең эре мал асрыйсыңдыр?
– Асрыйм.
– Ничә баш?
– Алты. Ике сыер.
– Шуңа өстәп дүрт баш тавыкмы?
– Әйе, тавыклар дүртәү. Ике башмак, ике бозау да бар. Эре малларым алтау.
– Каз-үрдәк тә бармы?
– Юк, аларын үскәч алабыз. Сыерның да берсен генә савабыз, икенчесен бозаулар имә. Чөнки иптәшем картайды.
– Сыер саву машинасы алырга да үзеңә саварга кирәк.
– Юк шул, аны өстерәп алып чыгарга, саварга, кергәч, сәгать буе юарга кирәк, юньсез итеп юсаң сөт әчи. Биш-алты, җиде-сигез баш сыерың булса гына аның белән саву отышлы диләр. Яшь хатын-кыз өч-дүрт сыерны шартлатып сава. Картаябыз шул, үзебез белән бергә авыл да картая. Авылны яшәртү турында уйлаучы юк, бәлки кирәкмидер дә...

Фото: Мунир Вафин.
Читайте нас: