Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2020, 01:02

Уфа аэропорты һава ишекләрен ача

Уфага Төркиядән һәм Якутиядән рейслар төште.

Төркиядән 6 май төнлә “Уфа” халыкара аэропортына Антальядан “Аэрофлот” авиакомпаниясенең SU-2143 рейсы кайтты. 93 пассажирның 21е башкортстанлы, калганнары башка төбәкләрдән. Туристлар кайнар аш һәм салкын эчемлекләр белән тәэмин ителгән. 55 кеше обсерваторга җибәрелгән. Татарстан, Удмуртия, Чувашстан, Чиләбе, Оренбург, Түбән Новгород өлкәләреннән һәм Пермь краеннан килгән туристларны үз төбәкләренә автобуслар алып киткән. Антальядан исә әлеге очкычта барлыгы 160 русияле кайткан, Уфага кадәр самолет Дондагы Ростовта утырып, анда дәүләт чиге үтү чарасы башкарылган, чик буе һәм таможня тикшерелүе үткәрелгән һәм бер өлеш пассажир төшеп калган.
Бүген 6 май “Уфа” аэропортына “Якутия” һава юлларының ике самолеты төште. Аларда Чаянда җирлегенә барып эшләүче 179 кеше туган ягына кайтты. Кайтучыларның тән температуралары үлчәнеп, тикшерелгәннән соң барысы да обсерваторга 21 көнлек карантинга җибәрелгән. 4 һәм 5 май шулай ук икешәр самолет белән Чаянда җирлегендә эшләүчеләр кайткан иде. Якутиядән барлыгы 1800 кеше кайтырга тиеш. Бүгенге көндә аларның 779ы кабул ителгән.
“Башинформ” фотосы.
Читайте нас: