Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 Май 2020, 13:45

Өйдән укыту рәхәтме?

Психологлар әйтүенчә, ике сәгатьлек онлайн вебинар үткәрсәң, көн озынына эшләгәндәге кебек арыйсың икән.Фотода: Уфа шәһәренең 157нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Кузьмина.

Барыбызга да мәгълүм булуынча, хәзер барлык мәктәп укучылары да дистанцион укуга күчтеләр. Әлбәттә бу бик күп уңайсызлыклар, сораулар да да тудырды. Дөресрәге, моңа укытучылар да, укучылар да әзер түгел иде. Укучылар мондый хәлне беркайчан да күрмәгән булса, укытучылар җайлашырга өлгермәгән иде. Нәтиҗәдә болар барысы да хаос тудырды һәм укытучы, укучылар һәм ата-аналарның нерв киеренкелегенә китерде.
Күсәкнең авыр башы укытучыларга төште. Чөнки дистацион укыту җиңелдән түгел. Мәсәлән, психологлар әйтүенчә, ике сәгатьлек онлайн вебинар үткәрсәң, көн озынына эшләгәндәге кебек арыйсың икән. Моның сәбәбе дә гади генә: тере кешеләр белән аралашканда алар белән күзгә-күз очрашасың, йөзләрендәге елмаюларын, кәнәгатьсезлекләрен, хисләрне күрәсең, тоясың. Ә дистацион дәресләрдә боларның берсе дә юк. Билгеле ки, яхшы укытучы үз дәресен сөйләшү тоны, мимикаларда, күз карашы, кыска гына шаярту сүзләре әйтеп тә дәрес үтүнең сыйфатын күтәрә ала. Ә әлеге очракта боларның берсе дә булмау сәбәпле, укытучы төрле сурәтләр, инфографика, күрсәтү әсбаплары уйлап табып, баланы ничек тә кызыксындырырга тырыша. Менә шул компьютер, телефон аша сөйләгән, үз эшен башкарып чыгарга тырышкан укытучының эше нәтиҗәле булсын өчен әлбәттә, ата-аналарга да баласына ярдәм кулы сузарга кирәк. Дөрес, әлеге вәзгыятьтә алар үзләре дә бик үк яхшы позициядә түгел. Чөнки күпләр ерактан торып эшләргә күчте. Ә бу инде тиешле хезмәтеңне башкарганда параллель рәвештә бала белән дәрес тә эшләргә кирәк дигән сүз. Чөнки укытучылар ата-аналар белән телефондагы Ватцапп челтәре аша элемтә тота, укучыларына тиешле мәгълүматны алар аша җиткерә һәм башкалар. Әни я әти кеше эш урынында булсалар да шушы ук хәл кабатлана. Бу очракта нәрсә эшләп була? Балага ничек ярдәм итәргә? Шушы сораулар белән Уфа шәһәренең 157нче мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Кузьмина белән элемтәгә кердем.
— Марина Михайловна, әлеге вәзгыять аркасында килеп туган дистацион укытуга күчү сәбәпле ата-аналарга нинди киңәшләр әйтер идегез?
Иң тәүдә моңа тыныч карарга, паникага бирелмәскә кирәклеген ассызыклар идем. Без барыбыз да шушы вәзгыять йогынтысында калуыбызны онытмаска кирәк. Шуннан соң, барлык гаилә әгъзаларына да көн тәртибен бозмыйча яшәүне дәвам итәргә кушар идем. Ата-аналар балаларын артык контроль астына алмасын иде. Әгәр дә, нидер килеп чыкмаса, моңа артык борчылмый гына реаль хәлне аңларга кирәк. Әлбәттә, һәр ата-ана өчен үз баласы иң-иңе. Тик, бу аның өчен барлык өйгә эшләрне дә эшләп бирергә кирәк дигән сүз түгел бит.
Балагызга мөстәкыйльлекне үстерергә булышыгыз. Мисал өчен аны эшләнгән өйгә эшләрен электрон почта аша җибәрергә өйрәтегез. Тик моны контрольдә тотарга кирәклеген дә онытмагыз. Әлегә кадәр бу эшне сез аның дәфтәрен, көндәлеген ачып карап контрольдә тоткан булсагыз, хәзер форматы гына үзгәргәнен аңлагыз.
Кулыгыздан килгәнчә балагызга ярдәм итеп тә нидер килеп чыкмаса, укытучы белән элемтәгә керегез. Ул, һичшиксез, сезгә ярдәм итәргә тырышыр.
— Әгәр дә баланың әти-әнисе икесе дә йөреп эшли икән, бу очракта аларга нишләргә?
Бу очракта ата-ана укытучыга хәбәр итәргә тиеш. Ул инде бу хәлне аңлап, аңардан чыгу юлын эзләп табарга тырышачак.
— Өч дистәгә якын башлангыч сыйныфлар укытучысы стажы булган укытучы буларак, әти-әниләргә нәрсә әйтер идегез?
— Әйе, уйланырлык урыннар бик күп. Мәсәлән, соңгы вакытта күпләрнең тормышы үз баласы янындагы боҗра буйлап йөгерүгә корылган иде. Ул баланы мәктәпкә илтеп кую, алып кайту, музыка, бию, спорт, менталь арифметика һәм башкалар белән шөгыльләнергә йөртү. Ә бүгенге вәзгыять боларның кирәклеген юкка чыгарып, якыннарыбызның бары тик сау-сәламәт һәм исән-имин булуларын гына ассызыклый кебек. Шуның өчен дә, балагызга рухи яктан ярдәм күрсәтегез. Бу вәзгыятьнең вакытлыча булуын, аның озакламый тәмамланачагын аңлатыгыз. Озайлы вакыт ябык пространствода яшәү үзегез һәм балагыз өчен дә авыр сынау икәнлеген онытмагыз. Иң мөһиме — ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәт игътибарлы, ихтирамлы, җылы булып калсын иде.
— Киңәшләрегез, теләкләрегез өчен рәхмәт. Сезнең җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегездә сабырлык, сәламәтлек һәм уңышлар теләп калабыз.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас: