Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 Май 2020, 13:38

Уфадагы тарихи бина көчле җилдән җимерелде

Башкаланың Коммунистик урамындагы “Тихониннар йорты” зыян күрде.

Cоңгы көннәрдә искән көчле җилләр республиканың кайбер районнарында зыян салган очраклар булды. Мәсәлән, Уфа районының Авдон авылында давыл нәтиҗәсендә “Ләйсән” балалар бакчасының түбәсен очырган.
Благовар районы Первомайский авылында дүрт фатирлы ике катлы кирпеч йортның түбәсе дә зыян күргән.
Давыл Уфаны да читләп узмады башкаланың Коммунистик урамындагы “Тихониннар йорты” җимерелде. Башкала мэриясе хәбәренә караганда, бинаны уратып алган койма төзәтеләчәк, йортның язмышы якын араларда хәл ителәчәк.
Булкалар пешерүче Тихониннар йорты XX гасыр башында төзелгән. Совет чорында ул шәһәр милке булып исәпләнгән. 2015 елда бинаны бушатканнар иде. Ул вакытта ук тузу 70 процент тәшкил иткән булган. Шуңа аның язмышы шатланырлык түгел.
Әлеге иске йорт “СтройТЭК” төзелеш компаниясе төзегән йортка терәлеп диярлек утыра иде. Ара берничә метр гына. “СтройТЭК” “Тихониннар йорты”ннан күптән котылырга тели. Җил алар файдасына исте. Төзелеш компаниясе дәгъвасы буенча арбитраж һәм район мәхкәмәсендә биш утырыш узган иде. Арбитраж мәхкәмәсе мәдәни мирас дигән статусны алып ташлау турында карар чыгарды. Ләкин “Тихониннар йорты” мәдәни мирас булган биналар исемлегеннән чыгарылмаган. Шул уңайдан бәхәсләр дәвам итә, – диде “Архзащита хәрәкәте активисты, юрист, Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Эльза Мәүлимшина.
Аның сүзләренчә, йорт 70 процент тузу сәбәпле, аның кабат тергезелүе шикле.
Мөнир ВАФИН фотосы.
Читайте нас: