Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2020, 17:24

Май ае өчен пенсияләр кайчан һәм ничек түләнәчәк?

Бәйрәм көннәрендә өлкәннәребез пенсия акчаларын ни рәвешле алыр? Өзеклекләр барлыкка килмәсме? Җавап – сайтта!

Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, май ае өчен пенсияләр һәм башка социаль түләүләр халыкка вакытында барып җитәчәк. Бүлекчә җитәкчесе Фоат Хантимеров белдерүенчә, апрельдә шушы максатларга 20,3 миллиард сум акча җибәрелгән. Шул исәптән, 1,5 миллиард сум Бөек Ватан сугышы ветераннарына өстәмә түләүләр өчен тотылган. Хәтерегезгә төшерәбез, Русия президенты Владимир Путинның Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек чаралары турындагы Указына ярашлы, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре бәйрәм уңаеннан 75000 һәм 50000 сумлык өстәмә түләү ала. Шулай ук ветераннарга ел саен бирелә торган 10000 сумлык түләүләр дә аларның банк исәпләренә кереп ятты.
Май ае өчен пенсияләр һәм башка социаль түләүләр республика халкына 2 майдан җиткерелә башлый. Бу “Сбербанк” һәм “Уралсиб” банкларындагы шәхси исәпләре аша пенсия алучы өлкәннәргә кагыла. “Русия почтасы” аша пенсия алучыларга исә 9 майда алырга тиешле акчалары алданрак, 6, 7, 8 май көннәрендә үк тапшырылачак.
Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе 1 миллион 199 мең пенсионерны хезмәтләндерә. Аларның 64,0 проценты үз акчаларын –почта бүлекчәләре аша, 35,5 проценты – банк оешмаларыннан, 0,5 проценты социаль һәм холык төзәтү оешмалары аша ала.
Читайте нас: