Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2020, 21:00

Изге айда, хәерле сәгатьтә!

...Бәләкәй чактан ук язгы чәчү башланган беренче көнне көтеп ала идек. Чөнки шушы көнне мәктәптән актив укучылар җыелып, ашкынып, “Беренче буразна бәйрәме”нә барабыз. Халкыбызның ямьле йоласы – иң беренче сызылган буразнага, киләчәк уңышның мул булуын теләп, йомырка тәгәрәтү – һәркайсыбыз өчен бик тә күңелле була иде...

Чакмагыш районының “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы быелгы чәчү эшләрен фронтовик якташлар хөрмәтенә, иң борынгы басуларның берсендә һәм халык йоласы белән башлады.
Яз килү белән авыл хуҗалыгында иң кызу эш чоры башлана, чәчүлекләрне әзерләү, малларны җәйләүгә чыгару хәстәре күрелә башлый. Болар белән беррәттән иң җаваплы һәм мәртәбәле бурычларның берсе – язгы чәчүне оешкан төстә, үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу. Безнең “Герой” хуҗалыгын бу чорга елдагыча, бик җаваплы карады. Язгы басу эшләрендә катнашачак бөтен техника ныклап тикшерелеп, өзеклекләрсез эшләрлек итеп әзерлек сызыгына куелды, басулар эшкәртелеп тырматылды.
Бәләкәй чактан ук язгы чәчү башланган беренче көнне көтеп ала идек. Чөнки шушы көнне мәктәптән актив укучылар җыелып, ашкынып, “Беренче буразна бәйрәме”нә барабыз. Халкыбызның ямьле йоласы – иң беренче сызылган буразнага, киләчәк уңышның мул булуын теләп, йомырка тәгәрәтү – һәркайсыбыз өчен бик тә күңелле була иде.
Быел без, илдә игълан ителгән югары әзерлек режимы гамәлдә булуын исәпкә алып, тиешле саклык кагыйдәләрен үтәп, “Беренче буразна бәйрәме”н үткәрергә булдык. Халкыбыз йоласын тергезү, чәчүне башлап җибәрү өчен, авылыбызның иң өлкән кешесе – 89 яшен тутырган Әнис абый Шәйхуловны һәм ветеран-агрономыбыз Әгъләм абый Рәхимовны чакырдык. Хуҗалык рәисе Фәргать Ваһапов быел чәчүдә катнашучыларга уңышлар, елларның имин килүен, басуларда игеннәрнең мул булуын теләде, изге Рамазан аенда башланган чәчү мул уңыш белән сөендерер, дип өмет белдерде.
“Икмәк булса, җыр да була”, ди халык. Әйе, игеннәр күкрәп уңып, басулар гөрләп торса, малчылык та, башка тармаклар да үз биеклегендә, югары дәрәҗәдә эшли алыр. Баш инженер Ильвер Сәлихов та шушы теләк-фикердә. Ул да басу эшләренә җәлеп ителгән техниканың көйле, ватылмый эшләвенә, чәчүнең үз вакытында һәм яхшы итеп башкарылып чыгуына, мул уңыш җыеп алуга ышаныч белдерде. Игенчелек өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган, хуҗалык үсешенә бик күп көч салган, һәр бөртекнең ничек тишелеп үсүен, җир сулышын тоеп-белгән Әгъләм Әхләм улы игенчеләрне яңа хезмәт уңышларына рухландырып, эш башларга фатихасын бирде. Авылыбызның имам-хатыйбы Флүр Якупов, Коръән аятьләре укып, хәерле сәгатьләрдә дип, быелгы чәчүне башлап жибәрдек.
Басудагы эш барышы звено башлыгы Финат Гыйльманов өстендә. Ул тракторчы-механизаторлар, чәчүчеләр белән һәрвакыт уртак тел табып, һәр эшне җиренә җиткереп эшләп йөри.
Печмән басуында чәчүне ике агрегат башлады. Аларның берсенә – “Джон Дир”га Роберт Вәлиев идарә итә, чәчүчесе – Рәхимҗан Куралов. Чәчүлек орлыкны басуга Илдар Хәлиуллин һәм Хәдис Миһранов ташыйлар, Инсаф Гәрәев белән Фидус Камалов туфракка ашлама кертәләр. Икенче чәчү агрегатында – куәтле “Фендт” руле артында Илшат Даутов кияве Алмаз Әхмәтжанов белән эшлиләр.
Техниканың төзеклеге өчен баш инженер Илвир Сәлихов жавап бирә. Техника паркы һәр елны яңартылып тора. Куәтле агрегатларга үз эшен һәр нечкәлекләренә кадәр яхшы белгән, бар күңелен биреп, булсынга дип эшләгән механизаторлар идарә итә. Сатып алынган яңа техниканың хакы кыйммәт булса да, яңа – яңа инде, үзен һәрвакыт аклый.
Гомумән, “Герой” хуҗалыгында үз эшен яраткан, хезмәтенә зур җаваплылык белән караган авылдашларым эшли. Шуңа да кооператив-колхоз һәр вакыт алдынгылар исемлегендә. Хуҗалык рәисе исә тырышып эшләгән иптәшләрне күрә белә, аларга һәр яклап ярдәм итәргә тырыша, хезмәтләрен югары бәһалап, ялларын да яхшы итеп оештырырга омтыла.
Әнис абый Шәйхулов: “Елның нинди генә авыр чаклары булмый. Ләкин шулай булуга карамастан, безнең хуҗалык эшчеләре беркайчан да башларын түбән имәде, һәрвакыт тырышып эшләргә, югары нәтиҗәләргә ирешергә тырышты. Мин үзем дә бар гомеремне шушы “Герой” колхозына багышладым. Кайда гына эшләсәк тә, без бердәм булдык. Берлек булса гына, тереклек була, ди халкыбыз”, – дип, үз фикерләре белән уртаклашты.
Әгъләм абый Рәхимов та, тырышып, бердәм булып эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешеп булуын билгеләде: “Заманалар ничек кенә булса да, нинди генә куәтле техника җәлеп ителсә дә, җир эше ул һәр дәвердә дә авыр. Һәр эшләгән механизатор үзе идарә иткән техниканы яратырга, аның “телен” белергә-аңларга тиеш. Көне генә түгел, һәр сәгать-минуты исәптә булган җаваплы мәлдә һәркем намуслы хезмәт куйганда гына югары нәтиҗәләргә ирешә ала”, – диде.
Минем дә шушы фикерләргә кушыласым килә. Мәктәпне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайтаннан бирле үзебезнең “Герой” хуҗалыгында хезмәт салам. Нинди генә эшләрдә эшләсәм дә, үземә йөкләтелгәнне һәрвакыт тырышып, яратып башкардым. Эшнең берсе дә җиңел түгел. Кайда гына булсаң да, һәрвакыт үзеңнең җитдилегеңне, җаваплылыгыңны күрсәтергә кирәк. Чәчү эшләрендә катнашкан барлык хезмәттәшләремә тырышлык, сабырлык, сәламәтлек телим. Хәвефле вирус чирләре үткенче генә булсын, ә инде пандемия игълан ителгән вакытта, бернәрсәдән дә курыкмыйча, бөтен күңеле белән янып-көеп, игелекле эшне башлаган барлык басу эшчәннәренә зур ихтирамымны белдерәм! Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләгән елда илләребез имин, үзебез барыбыз да сәламәт булыйк, ә башкарган эшләребез илне явыз дошманнан саклап калган ата-бабаларыбыз горурланырлык булсын.
Ә инде чәчүне Печмән басуында башлавыбыз символик мәгънәгә ия. Заманында бу борынгы басуның бәрәкәтле туфрагына картәтиләребезнең ачы тире тамган, алар тырышлыгы белән чәчеп үстерелгән игеннәр фронтта да, тылда да Җиңүне якынайтуга булышлык иткән, бик күп авылдашларны ач үлемнән саклап калган.
Рәфис БӘДРЕТДИНОВ,
“Герой” хуҗалыгы
кооперативының профсоюз рәисе.
Фотода: Илвир Сәлихов, руль артында – Роберт Вәлиев.
Читайте нас: