Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2020, 19:10

Тукай көненә коронавирус инфекциясенең зарары тими

Уфада Тукай көненә бик күп онлайн чаралар оештырылды.

Тукайга Русиянең дистәдән артык шәһәрләрендә, чит илләрдән Төркиядә һәм Казахстанда һәйкәлләр куелган. Узган ел Уфада да зурлап һәйкәл ачылган иде. Һәйкәл янында узган елның 26 апрелендә шигърият бәйрәме дә оештырылды. Ә инде 2018 елда “Нур” театры алдындагы мәйданда бер төркем татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм шагыйрьләр “Тукай һәйкәле булачак урында шигъри мәҗлес” дигән чара уздырган иде. Аларның теләге Ходайның “Амин” дигән чагына туры килеп, уфалылар һәйкәлле булды. Быел 26 апрель шигърият бәйрәме зурлап узар дип көтелгән иде. Хәтта таш яуса да узачак дип шаяртучылар булды. Инфекция таштан да куркынычрак булып чыкты, шуның нәтиҗәсендә Уфада Тукай туган көнне онлайн чаралар белән генә чикләнергә туры килде. Ә онлайн чаралар быел шактый күп оештырылды.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте һәм Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасы ел да берлектә “Тукай моңнары” дигән сәнгатьле уку бәйгесе оештыра. “Тукай моңнары” сәнгатьле уку бәйгесенә йомгак бүген узарга тиеш булса да, ул 6 майга күчерелде. Сәбәбе – читтән торып узуга, видеоязмалар күп булуга бәйле.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасы белән берлектә Тукай көне уңаеннан тагын бер чара – флешмоб игълан иткән иде. Анда Айдар Галимов һәм башка күренекле кешеләр дә катнашты. Алар сәнгатьле итеп Тукай шигырьләрен укып язмаларын Интернетка урнаштырды.
Уфа “Нур” татар театры 20 апрель “Тукай атналыгы” дигән онлайн-проект башлаган иде. Аның кысасында театр артистлары Тукай шигырьләрен сөйләде. Язмалар театрның Интернет сәхифәсенә һәм социаль челтәргә урнаштырылды. Чара онлайн яздырылган күмәк җыр белән тәмамланды.
Быел республика татарларының “Кызыл таң” гәзите республика татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Тукайга” дигән иҗади чара уздырды. Анда катнашучыларның Габдулла Тукайга багышлап язган шигырьләре гәзитнең сәхифәсенә һәм социаль челтәрләрдәге битенә урнаштырылды. Чараны “Кызыл таң” журналисты Резида Вәлитова алып барды. Аның сүзләренә караганда, бәйгенең шартлары буенча, иң күп укылган шигырьләр билгеләнергә тиеш булган. “Һәм монда кызыклы бер канунчылык күзәтелде – беренче өч урынны алучылар барысы да Чакмагыштан! Казан шәһәрендә яшәүче Люция Әблиеваны мең ярымнан артык, туган җирендә гомер итүче Римма Гайнанованы меңгә якын, ә Италиядә яшәүче Чакмагыш кызы Рәмзия Шәрәфетдинованы шулай ук меңгә якын кеше караган”, диде чараны алып баручы Резида Вәлитова.

Шулай итеп, коронавируска карамый Тукай көне зурлап билгеләнә.

Мөнир Вафин фотосы.

Читайте нас: