Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель 2020, 15:55

«Тукай моӊнары» гөрли

Башкортстанда 5-11 сыйныф укучылары өчен «Тукай моӊнары» сәнгатьле уку бәйгесе бара. Быел ул сигезенче тапкыр үткәрелә. Һәр елдагыча, катнашучылар күп, ярыш чәме кызганнан-кыза! Видеочыгышларны бәйгенең «Бәйләнештә» челтәрендәге «Тукай моӊнары» / «Тукаевские напевы» төркеменнән (https://vk.com/club72384761) карап була.Фотода: быелгы жюри әгъзалары.

Бәйге М. Акмулла ис. БДПУның татар теле кафедрасы базасында уздырыла. Конкурсны оештыручылар – Башкортстан Мәгариф министрлыгы, М. Акмулла исемендәге БДПУ, Башкортстан татарларның милли-мәдәни автономиясе.
Быелгы бәйгенең башка еллардан аермалары бар. Таҗлы вирус пандемиясенә бәйле рәвештә, йомгаклау этабы да, беренче этап кебек үк, дистанцион рәвештә оештырылды. Нигезләмә буенча, видеоязмалар 16 марттан 20 апрельгә кадәр кабул ителде. Җиңүчеләр 6 майда игълан ителер дип көтелә.
Бүгенге көндә 200гә якын видеоязма кабул ителгән. Республиканыӊ төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән язмаларда татар, башкорт, рус һәм инглиз, мари, чуваш, үзбәк телләрендә шигырь сөйләүчеләр бар. Видеочыгышларны бәйгенең «Бәйләнештә» челтәрендәге «Тукай моӊнары» / «Тукаевские напевы» төркеменнән (https://vk.com/club72384761) карап була.
Конкурсантларның чыгышын Башкортстанның һәм Татарстанныӊ атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов җитәкчелегендәге абруйлы жюри (https://vk.com/club72384761?w=wall-72384761_3967%2Fall) бәяли.
Шулай ук Г.Тукай шигырьләрен уку буенча шигъри флешмоб игълан ителде. Анда яшь буенча чикләүләрсез һәркем катнаша ала: https://vk.com/club72384761?w=wall-72384761_3837/all
Читайте нас: