Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 апрель 2020, 20:27

Рухи азык тамак туйгач кирәк

Ашыгыгыз, ашыкканда диваныгыздан тәгәрәп төшә күрмәгез!

Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче шагыйрь Рәсим Шәфи телефон аша шалтыратып хәл белеште.
– Син эшләп йөрисеңдер инде, азык-төлек тармагы стратегик бит, – димен.
– Әйе, стратегик.
– Пропускларыгыз пластиктан визитка зурлык итеп эшләнгәнме?Машинага аерым пропускмы? – дип кызыксынам.
– Юк, машинага аерым түгел, А4 форматындагы кәгазь бирделәр. Анда исем-фамилиям язылган, машина номерым күрсәтелгән. Туктаткан очракта тиз генә җибәрүләре соралган, югыйсә, азык-төлексез тормышның бармый, туктап калуы искәртелгән, – дип шаяртты Рәсим.
– ДПСның туктатуы тормышны туктатуга китерә икән, – димен.
Чыннан да, азык-төлек мөһим тармак. Ашамый яшәп булмый, ә мин эшләгән өлкә рухи азык җитештерсә дә, ул беренчел түгел.
Тагын берәү шалтыратты. Анысы даими авторыбыз Әлиф Галимов. Ул өендә почта таратучы Лиана исемле кыз ярдәмендә “Тулпар”га язылган. Әлиф Галимов аны фотога да төшереп алган. Шул ук вакытта почта таратучыдан башка читтән торып та гәзит-журналларга язылып булуны онытмаска кирәк.
Әле “Тулпар”га 10 процентлы ташлама белән язылып була! Җитмәсә, өйдән дә чыкмыйча, диванда кырын яткан килеш. Ташламалы вакыт – 30 апрельгә кадәр генә!
“Тулпар”ның кәгазь вариантына 2020 елның икенче яртысына гадәти язылу бәясе 374 сум 16 тиен торса, әле нибары 336 сум 74 тиенгә язылып калып була. Ашыгыгыз, ашыкканда диваныгыздан тәгәрәп төшә күрмәгез!

Әлиф ГАЛИМОВ фотосы.
Читайте нас: