Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель 2020, 14:23

“ДЕКАДА2020” – тылсымлы сүз!

Аның ярдәмендә “Тулпар” журналына 10 процентлы ташлама белән язылып калып була! Җитмәсә, өйдән дә чыкмыйча, диванда кырын ятып кына! Почтага барып йөрисе дә юк, барысы да интернеттагы https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/1119/ сайтында җентекләп аңлатылган. Тик әлеге акциянең вакыты чикле – 30 апрельгә кадәр генә. Соңга калмагыз! Аның шартлары турында тулырак – сайтта!

20 апрельдән 30 апрельгә кадәр https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/1119/ сайты вакытлы матбугатка язылу буенча махсус акция оештыра. Аның буенча, гәзит-журналларга (беренче чиратта, “Тулпар”га!) 10 процентлы ташлама белән язылырга мөмкин.
Моның өчен https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/1119/ сайтын керергә, үзегезгә кирәкле республика һәм район матбагаларын эзләп табарга, шундагы махсус “тәрәзәчек”кә ДЕКАДА2020 сүзен кертергә һәм “оформить заказ” “тәрәзәчегенә” басарга гына кирәк! Шул рәвешле, сез өегездән дә чыгып тормыйча, диванда кырын ятып, яраткан басмаларыгызны 10 процентка арзанрак бәягә языла алачаксыз. Тик ашыгыгыз! Вакыт – 30 апрельгә кадәр генә!
Чагыштыру өчен: “Тулпар”ның басма (кәгазь) вариантына 2020 елның икенче яртысына гадәти язылу бәясе 374 сум 16 тиен торса, ДЕКАДА2020 ярдәмендә ул нибары 336 сум 74 тиен тәшкил итәчәк. Әгәр сез басманы электрон рәвештә, Интернеттан укуны хуп күрәсез икән, акчагызны тагын да ныграк экономияли аласыз! Гадәти язылу бәясе 306 сум булганда, ДЕКАДА2020 аны 275 сум 40 тиенгә кадәр төшерәчәк! Ашыгыгыз, дуслар! Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: