Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 апрель 2020, 13:30

Куяр урын юк

Нефтькә бәяләр боздай эри, бензин сату чыгымлы...

Нефтьчеләр бензинны үзләренә зыянга сата башлады, дип белдерде "Товар базарлары аналитикасы" агентлыгы генераль директоры Михаил Турукалов.
Аның исәпләүләре буенча, компанияләр АИ-92 бензинының тоннасыннан якынча 2,3 мең сум югалта. 13 апрельдән 19 апрельгә кадәр бу марканың бәясе Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында 11% ка, ягъни 4,2 мең сумга төште, һәм инде 20 апрельдә АИ-92 бензинының бер тоннасын Россиянең Европа өлешендә 35,77 мең сумга саттылар, дип хәбәр итте Турукалов.
Ә инде Нью-Йорктагы товар биржасы мәгълүматлары WTI маркалы нефтькә май фьючерсларының бәясе тарихта беренче тапкыр тискәре булды, дип раслый. Нью-Йорк товар биржасында сатулар баррель өчен минус 37,63 доллар тамгасында ябылды.
Мондый тиңдәшсез бәяләр сишәмбенең бу нефтьне сатуның соңгы көн булу белән аңлатыла. Шул ук вакытта чималны саклау урыны юк – ихтыяҗ кискен төште, ә саклагычлар тулы. Штатлар үзләренең кара алтыннарын танкерларда калдыралар – буш савытлар юк.
WTI га июнь фьючерслары шулай ук 18 процентка төшә – баррель өчен 20 долларга кадәр, Brent маркалы төньяк диңгез нефте катнашмасына хаклар ун процентка диярлек кимегән – баррель өчен 25,43 долларга кадәр.
Нефтькә ихтыяҗның кискен кимүен коронавирус пандемиясе китереп чыгарды, чөнки күп кенә дәүләтләр чикләрне япты, ә предприятиеләр эшне туктатты. Кешеләр өйләрендә утыралар – шәхси транспорт хәрәкәтсез тора, самолетлар очудан туктады.
Котировкалар шулай ук мартта ОПЕКта (Нефть экспортерлары илләре оешмасында) яңа килешү турында килешә алмау аркасында җимерелде. Альянста катнашучылар апрель урталарында яңа килешү төзеделәр, әмма бу инде бәяләрне тотрыкландыруга ярдәм итмәде.
ОПЕКта һәм Халыкара энергетика агентлыгында агымдагы елда базарда нефть артык булуы фонында чималга ихтыяҗның рекордлы кимүен көтәләр.
фото: firestock.ru
Читайте нас: