Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 апрель 2020, 15:45

Анализлар билгеле

Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йорты хезмәткәрләре һәм пациентларыннан алынган COVID-19 анализлары билгеле булды.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Куватов исемендәге РКХнең бала тудыру йорты хезмәткәрләре һәм пациентларыннан алынган COVID-19 дагы анализлар нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Бала тапкан барлык хатын-кызлар балалар хастаханәдән чыккан. Реанимациядәге сабыйлар Уфаның башка хастаханәләренә күчерелгән, ә бала тудыру йорты хезмәткәрләре 11 майга кадәр өйләренә озатылган. Шул ук вакытта аларның хезмәт хакы һәм стимуллаштыручы түләүләре сакланып калачак.
Хәзер бүлектә дезинфекцияләү уздырыла. Бала тудыру йорты бинасы 20 апрельдән 11 майга кадәр юуда булачак.
Хәвеф төркемендәге авырлы хатын-кызлар вакытлыча Республика клиник перинаталь үзәгенә һәм Уфаның 3 нче бала тудыру йортына күчереләчәк.
Билгеле булуынча, Куватов исемендәге РКХ карамагындагы бала тудыру йорты бинасы санитария табибы карары тәэсиренә эләккән иде, шуңа күрә яңа пациентлар монда кабул ителмәде. Хастаханәнең стационары коронавирус инфекциясен булдырмау максатыннан карантинга ябык. Әлеге вакытта карантин чикләвенә 1 200 кеше дучар, шуларның яртысы – пациентлар.
Бүгенгә республикада 297 кешедә коронавирус ачыкланган. 14 кеше савыккан, 14е, кызганычка каршы, вафат булган.
Читайте нас: