Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2020, 11:50

Үзизоляция тәртибендә үзгәрешләр

Хәзер җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында, таксида битлек һәм перчаткалар кулланырга кирәк булачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика территориясендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чараларны раслады.
Башкортстан Башлыгының указы (npa.bashkortostan.ru/27874/) ял көннәрендә үз эшчәнлеген алып баруга рөхсәт ителгән предприятиеләр һәм учреждениеләр хезмәткәрләре өчен яңа үрнәктәге пропуск яисә белешмә бирү тәртибен регламентлаштыра.
Мондый хезмәткәрләргә элегрәк эш бирүчеләр тарафыннан бирелгән белешмәләр һәм пропусклар 20 апрельнең иртәнге 9:00 сәгатеннән гамәлгә яраксыз булачак.
Үзизоляция режимы хәзер финанс оешмасына баруга (раслаучы документлар һәм паспорт булганда) кагылмый.
Эшчәнлеге туктатылмаган оешмалар исемлеге https://doroga02.ru/ сайтында урнаштырыла.
Автомобильдә чыгу мөмкинлеге атнага ике тапкыр 90 минуттан да артмаячак. Бакчага, шулай ук ауга атнага бер генә сәфәр кылырга мөмкин булачак.
Хәзер җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында, таксида битлек һәм перчаткалар кулланырга кирәк булачак.
Чит дәүләтләрдән, шулай ук Мәскәүдән һәм коронавирус буенча имин булмаган башка төбәкләрдән килгән гражданнарны өй шартларында изоляцияләү һәм аларга медицина күзәтүе, обсерватор яки стационарга урнаштыру карары оператив штаб тарафыннан кабул ителәчәк.
Читайте нас: