Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2020, 22:40

Кешене кием бизи. Милләтне дә

Узган атна ахырында Башкортстанда Милли кием көнен билгеләделәр.

Эпидемиягә бәйле ул беренче тапкыр онлайн рәвештә үтте.
Бу көн уңаеннан төрле чаралар узды. Дуслык йорты барлыгы ике дистәдән артык онлайн осталык дәресләре күрсәтте, шулай ук төрле видеоколлекцияләр, күргәзмәләр, район һәм шәһәрләрдәге музейлар катнашлыгында язмалар тәкъдим итте. Мәктәп укучылары өчен “Башкорт милли киеме” исемле онлайн-дәрес, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте фәне буенча республикада яшәүче халыкларның милли киемнәре турында дәрес узды. Дуслык йорты, шулай ук, “Милли киемдә фото” дип аталган флешмоб та оештырды. Төрле халыкларның милли киемдә төшкән фотолары Дуслык йортының социаль челтәрләрдәге битләренә урнаштырылды.
Башкорт дәүләт филармониясе әлеге көн уңаеннан милли киемнәр киеп, биеп төшкән язмалар җыйды һәм әле дә ул чара дәвам итә. Моның өчен Артур Туктагулов башкаруында махсус яздырылган җырга кушылып биергә кирәк. Ул язмалар филармониянең социаль челтәрендә туплана. Алардан видеоролик ясалып 29 апрель – Халыкара бию көнендә тәкъдим ителәчәк.
Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләренең дәүләт академия ансамбле ютуб каналы аша концертлар күрсәтте.
Башкортстан Республикасының милли музее социаль челтәрдәге битләрендә “Музейдагы милли киемнәр” исемле Интернет чара уздырды. Музей, шулай ук, “Башкортстан халыкларының баш киемнәре” исемендәге язма тәкъдим итте.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры милли киемдәге тамашалардан өзекләр туплап видеоролик тәкъдим итте.
Алдагы Милли кием көне сентябрь аеның икенче җомгасында узарга тиеш. Милли кием бәйрәмен уздыру турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2019 елның 4 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан узган тантаналы утырышта тәкъдим иткән иде. Бу уңайдан булган карарга ярашлы, ул һәр апрель аеның өченче җомгасында һәм сентябрь аеның икенче җомгасында узарга тиеш.

Автор фотосы.
Читайте нас: