Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2020, 23:43

Коронавирус котырырга әйтә

Авыруларның гомуми саны 32 меңнән артты.

Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән зарарланган кешеләр саны 213гә җитте. Узган тәүлек эчендә үсеш 22 пациент тәшкил итте. Рәсми мәгълүматларга караганда, 17нче апрельгә Башкортстанда бу афәттән 8 кеше үлгән, 14 кеше терелгән.
Соңгы тәүлек эчендә Русиядә коронавирус белән 4 070 кеше зарарланган. Шулай итеп, авыруларның гомуми саны 32 008гә җитте.
Бүгенге көндә Русиянең барлык 85 төбәгендә коронавирус йоктыруы теркәлгән. Башкалада 18 105 кеше чир йоктырган. Мәскәү өлкәсендә – 3526, Санкт-Петербургта –1507, Түбән Новгород өлкәсендә – 458, Коми – 455, Ленинград – 354 һәм Мурманск өлкәләрендә 314 кеше, Краснодар краенда – 290, Брянск өлкәсендә – 228 һәм Башкортстан 213 авыру белән илдәге унлыкка керә.
Коронавирус инфекциясе таралуның иң югары ноктасы республикабыз башкаласында апрель азагы – май башында көтелә. Бу хакта медицина фәннәре докторы Нәүфәл Заһидуллин “Башкортостан24” телеканалы тапшыруында белдерде.
Кырмыскалы районында яшәүче бер ханым социаль челтәрдә коронавирус таралу турында дөрес булмаган мәгълүмат бастырган өчен административ җаваплылыкка тарттырылды.
Автор фотосы.
Читайте нас: