Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2020, 21:00

“Гамьле авыл”дан хәйрия акциясе

Чакмагыш районының Аблай авылында оешкан “Гамьле авыл” (“Живое село“) кооперативы Уфада сөт ризыклары өләште. Кооператив әгъзаларын бу адымга нәрсә этәргән?

“Гамьле авыл” (“Живое село“) исеме астында берничә төрле сөт ризыгы: сөт, ак һәм кызыл эремчек, каймак, катык, сыр җитештерелә. Чакмагыш, Благовар районнары фермерларыннан, шәхси хуҗалыкларыннан җыелган сөт Уфадагы цехка алып килеп эшкәртелә һәм “Полушка”, “Бәйрәм” кебек сәүдә челтәрләре аша сатуга чыгарыла. Аблайлыларның продукциясен сатып алучылар бик тиз үз иткән, чөнки табигый сөт ризыкларына ихтыяҗ һәрвакыт зур.
Коронавирус пандемиясе чорында кооператив әгъзалары үзара киңәшләшеп, Ленин районындагы Нижегордка бистәсендәге йортларга сөт ризыкларын илтеп бирүне оештырырга уйлаган. Сугыш ветераннарына, кайбер азкеремле гаиләләргә сөт ризыкларын бушлай да өләшкәннәр. Шулай ук 4нче санлы йогышлы авырулар хастахәнәсенә 15 янчык күчтәнәч илтеп биргәннәр. Һәр янчыкка үзләре җитештергән сөт ризыкларының бөтен төрләрен дә салганнар.
“Күчтәнәчкә хастаханәдә бик шатландылар, – ди кооператив җитәкчесе Айдар Габдуллин. – Бәла килгәндә, ярдәмнең ниндие дә кадерле. Хәтта игътибар күрсәтү, хәл сорашу үзе үк зур савап бит“.
Айдар Наил улы – гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган кеше. 1984 елда авыл хуҗалыгы институның агрономия факультетын тәмамлагач, Чакмагыш районының Аблай авылындагы “Правда” күмәк хуҗалыгында агроном, колхоз рәисе булып эшли, авыл хакимияте башлыгы вазыйфасын да башкара. 2000 елдан фермерлык белән кызыксына башлый. Соңгы елларда сөт эшкәртеп сату юнәлеше белән шөгыльләнә. Бу эшкә тотынуга авылдашларына ярдәм итү теләге дә этәргеч биргән.
2018 елда ул берничә иптәше белән берлектә “Керемне үстерүче проектларга ярдәм итү” программасында катнашырга карар итә. Анда катнашу өчен көчле бизнес-проект төзергә, комиссия алдында аны яклап чыгыш ясарга кирәк. Нәтиҗәдә, конкурстан үтеп, былтыр 2 миллион сум грант алуга ирешәләр. Бу акчага кирәкле корамаллар, эшкәртү цехы төзү өчен материаллар сатып алына. Кооператив бүгенге көндә өч крестьян-фермер хуҗалыгын, унике шәхси хуҗалыкны берләштерә.
“Авыл халкы, шәхси хуҗалыклар сыер малын күбрәк тотса иде, дигән теләк бар иде. – ди Айдар Наил улы. – Ләкин бу идея психологик каршылыкка очрады. Эшләргә көче һәм теләге булган аерым гаиләләр белән хезмәттәшлек итү уңайлырак булып чыкты. Мисалга, былтыр авылдашыбыз Фәния Нурисламова “Аагростартап” программасы буенча 3 миллион сум грант алды. 20 баш бестужев токымлы сыер кайтартты. Фәниянең Себердә эшләп йөргән җәмәгате Рөстәм дә бу эшкә кушылды. Гаилә фермалары киләчәктә артса иде, дип эш алып барабыз.
Гомумән, гомер буе җирдә эшләгән, авылда яшәгән кеше буларак, кооперативларга зур өмет баглыйм. Революциягә кадәр Русиядә 40 меңләп кооператив булган, алар Беренче бөтендөнья сугышын күтәрешкән, шинельләр, итекләр, азык-төлеген җитештергән. Аннан алар тарих мәйданыннан бераз югалып торды. Соңгы чорда янә аларга яшел юл ачылды. Бу бик кирәк һәм вакытлы гамәл. Аллаһ боерса, коронавирус пандемиясен дә җиңәрбез,” – дип, киләчәккә өмет белән карый кооператив җитәкчесе.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.
Читайте нас: