Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2020, 15:51

102 сумга ат! Атның да ниндие!

Коронавирусларга карамый тормыш дәвам итә.

Кадерле дуслар! Коронавирусларга карамый тормыш дәвам итә. Кемдер чәчү чәчә, кемдер машина йөртә, дәвалый, дистанцион булса да укыта, тәртип саклый, пенсия ашый, дигәндәй. Эшләп арыгач ял иткәндә, изозяциядә утырганда иң яхшысы – уку. Интернетта укырдай әйберләр сирәк, аны юкка гына чүплек белән чагыштырмыйлар. Иң яхшысы – әдәби китап яки журнал уку. Китапны беренче урынга куйсам да, кулыма кемдер китап белән журнал тоттырса, башта китапны ачып авторын һәм исемен карар идем дә, журналны актарырга керешер идем. Башкалар да шулай итә дип уйлыйм. Чөнки китап укырга керешер өчен вакыт күбрәк кирәк. Ягъни бу чакта журнал китаптан да яхшы булып чыга. Бизәлеше, жанрлар төрлелеге, сайлап алып уку мөмкинчелеге буенча. Чыннан да, яхшы журнал иң шәп рухи азык ул. Мин моңа бәләкәй чакта ук инандым. Мәктәп елларында “Ялкын”ны су урынына эчеп, яңа санын айлар буе көтә идем. “Казан утлары” һәм башка журналлардагы әдәби әсәрләрне бар гаилә белән укыдык. Башкортстанда чыккан “Агыйзел” һәм башка журналларны да шулай ук түземсезлек белән көтеп ала идек. “Тулпар” журналын да мин начар дип исәпләмим, үзем шунда эшләмәсәм дә алдырыр иде. Чөнки анда Башкортстанда татар телендә иҗат итүчеләрнең иң яхшы проза әсәрләре һәм шигырьләр бирелә. Ә Башкортстан татар әдәбиятын баетуга зур өлеш керткән төбәк. Берничәсен генә искә төшерү дә җитә: Дәрдмәнд, Галимҗан Ибраһимов, Нәкый Исәнбәт, Шәехзадә Бабич, Фатих Кәрим, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Илдар Юзеев, Нурихан Фәттах, Рәдиф Гаташ, Әхсән Баян, Роберт Миңнуллин... Мин монда халык әдипләрен һәм ул исемне рәсми алмаса да классик булып киткән берничә язучыны гына атадым. Башкортстаннан чыккан каләм ияләре бик күп. Башкортстан әдәбиятка күпме көчләр бирүе турында китап, әдәбият белән кызыксынган кеше яхшы хәбәрдар. “Тулпар” Татарстанда, Русиянең башка төбәкләрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм язучыларның, тугандаш башкорт язучы һәм шагыйрьләренең дә иң яхшы әсәрләрен басып килә. Ул шуның белән уникаль. Ышанмасагыз, укып карагыз. Әле алдагы яртыеллыкка аңа арзан хакка язылу бара. Каталогларга кермәү сәбәпле, аны соңгы елларда Башкортстаннан читтә алдырып булмый. Ләкин Интернет аша язылып, электрон вариантын укып була. Ярты елга хакы 306 сум. Кызыксыну өчен бер айга язылып карасагыз 102 сум түләргә туры килә.
Әйдәгез, бергә булыйк!

Автор фотосы.
Читайте нас: