Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 апрель 2020, 15:07

Заманалар җиңел, юллар ачык булсын!

“Заманалар авыр, юллар ябык, Дус-иш кирәк дөнья көтәргә”, – дип җырлана халкыбызның мәшһүр “Иске кара урман” җырында.Шундый көн килеп җитте – бүген без дә сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ, кадерле дусларыбыз! “Тулпар”ның киләчәктә дә әлеге кебек бай эчтәлекле, калын булып чыгуын теләсәгез, моны сүздә генә түгел, эш белән дә дәлилли аласыз. Бу хакта тулырак – сайтта!

“Заманалар авыр, юллар ябык,
Дус-иш кирәк дөнья көтәргә”, – дип җырлана халкыбызның мәшһүр “Иске кара урман” җырында.
Дусларыбыз! “Тулпар” журналы үзенең 25 елдан артык гомерендә һәрчак сезнең хакта уйлап, күңелләрегезне күтәрергә, көннәрегезне якты итәргә тырышты. Һәртөрле дефолтларны да, кризисларны да без бергә үткәрдек, авырлыкларны иңгә-иң торып кичердек. Сезнең – безгә, безнең сезгә хыянәт иткәнебез булмады.
Шундый көн килеп җитте – бүген без дә сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ. “Тулпар”ның киләчәктә дә әлеге кебек бай эчтәлекле, калын булып чыгуын теләсәгез, моны сүздә генә түгел, эш белән дә дәлилли аласыз. Моның өчен сезгә сайтыбызга кереп, “Окажи помощь изданию” төймәсенә басарга һәм редакция исәбенә хәлегездән килгәнчә акча күчерергә генә кирәк. Җыелган акчалар сайтны түләүсез итеп саклау, басма журналның эчтәлеген һәм бизәлешен тагын да яхшырту өчен тотылачак.
Газиз милләттәш! Татар халкы элек-электән үзенең иганәче-меценатлары белән дан тоткан. Үз акчаларына “Шура” журналын, “Вакыт” гәзитен чыгарган, бихисап мәктәп-мәдрәсәләр төзеткән бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевлар сафына бүген син дә баса аласың. Моның өчен Башкортстанда татар телендә өлкәннәр өчен чыгарылган бердәнбер әдәби-нәфис “Тулпар” журналына ярдәм итү генә кирәк.
Әйдәгез, бергә булыйк, бердәм булыйк! Дус-ишләребез ярдәмендә, заманалар җиңел, юллар ачык булсын!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: