Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2020, 22:19

Куватов исемендәге республика клиника хастаханәсе карантинга ябылды

Моның сәбәбе – коронавирус шиге пәйда булуында. Тулырак – сайтта!

Инде биш тәүлек буена Башкортстанда бер генә коронавирус белән авыру очрагы теркәлмәде, дип тынычланырга ярамый. Бәла барыбызны да сагалап кына тора. Мәсәлән, бүген Уфадагы Куватов исемендәге республика клиника хастаханәсе карантинга ябылды, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгы. Биш хезмәткәргә һәм ике пациентка "внебольничная пневмония" диагнозы куелган, аларда коронавирусның булу-булмавы әлегә расланмаган. Алар тикшеренү өчен йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрелгән. Авыруларның хәле канәгатьләнерлек, дип билгеләнә.
Персонал эшләвен дәвам итә, әмма пациентларны кабул итү туктатылган. Хәзер хастаханәдә бүлмәләрендә дезинфекция үткәрелә. Табиблар һәм персонал өйләренә кайтып та тормый, хастаханәдә яши, дип әйтергә мөмкин.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Башкортстанда коронавирс белән авыруның ун очрагы ачыкланган, дүрт авыру терелгән. Русиядә инфекцияләнүчеләрнең гомуми саны 6343 кешегә җитте, 406сы савыкты, 47 кеше вафат булды.
Уяу булыгыз! Шәхси гигиена кагыйдәләрен саклагыз! Үзизоляция шартларын үтәүдән авырсынмагыз!
Фото: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: