Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2020, 18:25

10нчы апрельдән бакчаларга бару тыелмаячак

Ләкин “Дорога 02” порталында теркәлергә кирәк була.

Башкортстан Хөкүмәтендә бүген үткән оператив киңәшмәдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров, алда бакча чоры көтә, дип белдерде. Бу чор республика халкы өчен бик мөһим, шул исәптән азык-төлек запасын булдыру җәһәтеннән дә.
“Алда бакчалар. Без карар кабул иттек: халыкка язгы эшләрне башкаруга ярдәм итәчәкбез. Бакчаларга баруны тыймаячакбыз. Ләкин мин бакчачыларның 10 апрель киченә кадәр түзүләрен үтенәм. Без юридик механизмнарны тәкъдим итәчәкбез, алар нигезендә сез тыныч кына бакчаларга чыга һәм язгы эшләрне башкара алачаксыз. Бакчаларда әлегә эш юк, салкын. Әмма бу атна ахырында җылытачак, халыкка бакчаларга йөрергә мөмкинлек бирәчәкбез. Бу да – үзенә күрә үзизоляция, шулай ук азык-төлек запасын булдыру юлы, анысы да, мөгаен, безгә кирәк булыр ", – диде республика Башлыгы.
Башкортстан башлыгы администрациясе җитәкчесе Александр Сидякин аңлатканча, бер генә бакчага йөрергә мөмкин булачак. Моның өчен “Дорога 02” порталында махсус форма тутырырга кирәк, портал өйрәнчек режимда иртәгәдән эшли башлаячак.
"Җомга көнне, 10 апрельдә, 16.00 сәгатьтән без гражданнарга бакчага бару өчен порталда теркәлү мөмкинлеген бирәчәкбез – ләкин бер бакчага гына. Бер атнада – бер бакчага, аннары икенче бакчага теркәлергә ярамый. Шулай ук автомобильдә азык-төлек сатып алу урынына, ярдәмгә мохтаҗ туганнарга бару мөмкинлеге дә каралачак. Опцияләр саны чикләнгән, кайбер режимнар бер адрес белән чикләнәчәк. Кирәкле урынга бару вакыты – 90 минут. Шул ук вакытта маршрут күзәтеләчәк", – диде Александр Сидякин.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: