Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2020, 18:09

Йөз дә беренче тапкыр коронавирус турында

Ходай сакланганны саклармын дип юкка гына әйтмәгән.

Соңгы чорда коронавирус төп темага әйләнде. Илдә, республикада чикләүләр, үзизоляция кертелде. Мин ил һәм республика җитәкчелегенең бу адымнарын хуплыйм. Бу тәртипләр Русиядә вирус таралуын киметә. Коронавирустан курыкмаучылар да бар. Чөнки ул күзгә күренми, әллә сиңа эләгә, әллә юк, дигәндәй. Әллә ул бар, әллә юк! Бала чакта җен белән дә куркыталар иде. Бүкәй килә, бабай сумкасына салып алып китә дип тә. Җенне дә күргән булмады, Бүкәй дә килмәде, сумкага да салучы булмады. Курыкмаскамы?! Курыкмаган Италия футбол ярышлары уздырып ни хәлгә тарыды? Исегезгә төшерәм, 19 февраль Миландагы “Джузеппе Меацца” аренасында “Атланта” һәм “Валенсия” төркемнәре арасында чемпионат булган иде. Аны 44 мең көярмән караган. Алар чарага шыплап тулы метро вагоннарында килгән һәм кайткан. Ярыш вакытында бер-берсенә эчемлекләр тапшырган, команда атрибутларын тараткан. “Атланта” җиңгәч, кочаклашып котлашулар башланган. Нәтиҗәдә Италиянең төньягында коронавирус күпләп таралып китте. Авырулар һәм үлүчеләр саны буенча Италия Кытайны да узып китте. Кытай Европа түгел дибез, ә алар хәрби тәртипләр кертеп авыруның күпләп таралуын туктатты. Ун көн эчендә хастаханәләр төзеде. Каты тәртип ярап куйды. Шуңа мин Русиядә бу изоляцияләргә, штрафларга уңай карыйм. Кибеткә чыкканда халыкның көннән-көн азаюын, битлек киючеләр артуын искә алам. Димәк, халык кушылганны тыңлый һәм саклана. Битлексез бер әбидән нишләп йөрүе турында сорашкан идем: “Мин ашасын ашаган, яшәсен яшәгән инде”, – дип җавап бирде. Андый “ашаган” һәм “яшәгән” пенсионерлар кирәге булмаса да җәмәгать транспортында йөрергә, аеруча, халык эшкә барганда һәм кайтканда кысылып адреналин алырга ярата. Безнең халык кысылып рәхәт ала. Ләкин ул ашаган-яшәгән пенсионерларның чир таратулары мөмкин бит! Шуның белән туйганчы ашамаган һәм яшәмәгән яшьләрнең сәламәтлеген куркыныч астына куялар. “Самая лучшая защита – это нападение”,ягъни һөҗүм итүдән иң шәп саклану – үзең беренче һөҗүм итү дигән сүз бар. Бәлки бу очракта да коронавируска үзләре һөҗүм итеп, аны җиңәргә уйлыйлардыр?! Аңламассың.
Кайбер саннарга игътибар итегез. Кытайда авыру эләктергән 81 405 кешенең 3 281е үлгән. Италиядә 69 177нең – 6 822 се, Америкада 54 428нең 774е мәрхүм булган. Италия үлүчеләр саны белән Кытайны ике тапкыр узып киткән, әлбәттә, Кытай биргән саннарга ышанган очракта. Италиядәге үлемнең күплеге аерым бер төбәктә чирнең күп таралуы, аларга ярдәм күрсәтү мөмкин түгеллеге белән бәйле. Анда үпкә җилләтү аппаратларын җиткерә алмаганнар. Кабат саклану кирәклеген саннар белән аңлатам. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, республика хастаханәләрендә COVID-19 йоктырган авырулар өчен 1 348 урын әзерләнгән, федераль үзәк куйган таләпләргә туры китерү өчен тагын 1 233 урын булдыру кирәк. Медицина битлекләре һәм шәхси саклану чаралары сатып алу өчен тагын 60 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Үпкәне ясалма җилләтү (ИВЛ) җайланмалары бүген 754 данә, тагын 35ен төзәтү белән мәшгульләр, 116 аппарат сатып алыначак дигән Забелин. Уфада миллионнан артык кеше яши, миллионы да берьюлы чирләсә, хастаханәләрдә урын да, үпкә җилләткечләр дә җитмәячәк. Шуңа саклану кирәк. Ходай сакланганны саклармын дип юкка гына әйтмәгән. Ә чир таралуны сузган арада битлекләр, аппараталар, вакциналар эшләү сугыш чорында корал җитештерү кебек темпларга җитәчәк.
Аңлата алдыммы?
Автор фотосы.
Читайте нас: