Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2020, 00:21

Русия Президенты үзизоляцияне озайтты

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны 10 кешегә җитте.

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны 10 кешегә җитте, 2 кеше дәваланып хастаханәләрдән чыгарылды.
Башкортстанда үзизоляция тәртибе кертелде. Бу кирәксезгә урамнарга чыгудан тыелуны аңлата. Ул 31 март кичке сәгать сигездә гамәлгә керде. Башкортстанда үзизоляция дәвам итә. Урамнарда сәбәпсез йөрүчеләрне полиция тикшерә. Полиция хезмәткәрләре генә җитмәү сәбәпле, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны тәртип саклауда куллана башлаганнар. Бу хакта башкала мэры урынбасары Рөстәм Газизов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Уфада хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 96 ветеран тәртип саклауда катнаша. Алар арасында махсус тәгаенләнешле төркем, диңгез пехотасы ветераннары да бар. Үзизоляция тәртибе кертелгәннән соң урамда һәм җәмәгать транспортында халык сизелерлек кимеде. Арзанлы битлекләр ирекле сатуда булмаса да, сәүдә урыннарында кыйбатка сатыла.
1 апрельдән балалар бакчалары ябылып, Уфада 10 кизү балалар бакчасы калдырылды. Алар үзизоляция көннәрендә дә эшләп йөргән ата-аналарның балалары өчен тәгаенләнгән. Ә бер балалар бакчасы тәүлек буе эшли.
Алдагы атна башыннан мәктәпләрдә язгы каникул тәмамланып, читтән торып укулар башлана. Укулар иртәнге сәгать 10да башланачак. Интернет булмаган авылларда мәктәп автобуслары укучыларга кәгазь “дәрес-бирем”нәр таратачак. Бу турыда брифингта мәгариф министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 6 апрельдән ташламалары булган балаларның өйләренә азык-төлек тарату оештырылачак. Андый төркемгә ятим, сәламәтлеге какшаган, аз керемле гаилә балалары керә.
Шулай итеп, Башкортстанда коронавируска каршы көрәш җитди оештырылган.

Автор фотосы.
Читайте нас: