Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март 2020, 20:29

Коронавирус кануннарны катылата

Авырулар саны артканнан-арта баруы сәбәпле, каты чаралар күрелә башлады.

Русиядә коронавирус белән авыручылар саны 2337гә җитте. Тәүлек эчендә илнең 24 төбәгендә барлыгы 500 авыру ачыкланган. Авырулар саны артканнан-арта баруы сәбәпле, каты чаралар күрелә башлады.
Башкортстанның барлык халкы өчен 31 марттан изоляция режимы кертелә. Чикләүләр урындагы вакыт белән кичке сәгать 8дән үз көченә керә.
Дәүләт думасы санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен җинаять җаваплылыгын көчәйтә торган канун кабул итте. Шулай ук административ хокук бозулар турында кодекска физик затлар өчен штрафлар билгели торган төзәтмәләр кабул ителде. Интернетта яки массакүләм мәгълүмат чараларында эпидемия турында фейк яңалыкларын тараткан өчен дә санкцияләр кертелгән.
Кагыйдәләрне бозган өчен 15 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр штраф яный.
Әгәр хокук бозулар кеше сәламәтлегенә зыян китерүгә яки кеше үлеменә китерсә, җәза күләме 150 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Саксызлык буенча карантинны бозу нәтиҗәсендә кешеләрне күпләп авыруга китерсә, мондый җинаять өчен 1 миллион сумга кадәр штраф яный.
Гражданнар тормышына һәм иминлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында ялган мәгълүмат өчен яки куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында ялган мәгълүмат өчен 300 меңнән 700 мең сумга кадәр штраф каралган.
Фейк аркасында кешеләрнең сәламәтлегенә зыян килсә 700 мең сумнан 1,5 миллион сумга кадәр штраф яный.

Фото: gubdaily.ru
Читайте нас: