Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март 2020, 19:50

Башкортстанда үзизоляция режимы кертелә

Үзизоляция – ул карантин режимы, кешеләрнең мәҗбүри рәвештә йорт я фатир чикләрендә булуы. Русия Федерациясе Хөкүмәте тәкъдиме нигезендә, бүген 20.00 сәгатьтән Башкортстан Башлыгының республика халкына тулысынча үзизоляция кирәклеге турындагы указы гамәлгә керә.

Экспертлар Русиядә таҗлы вирус пандемиясенең "бусага"га якынлашуын әйтә. Бу вакытта авырулар саны экспоненциаль (кискен) рәвештә арта башларга мөмкин. "Тулы үзизоляция – безгә авыр нәтиҗәләрне булдырмаска ярдәм итәчәк. Мин якташларыма, нигездә, үз сәламәтлекләренә җаваплы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәтлемен. Һәм алга таба да, бу хәлләрнең барысы да тизрәк бетсен өчен, акылны өстен куярсыз, дип өметләнәм ", – диде Радий Хәбиров.
Гомуми изоляция режимы турындагы указ нигезендә, гражданнар үз йортларыннан сәбәпсез чыгарга тиеш түгел.
Муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров: "Башкортстанда үзизоляция режимының күпмегә кадәр дәвам итәчәге атна азагында хәл ителер", – дип белдерде.
Өйдән нинди сәбәпләр белән чыгарга ярый соң?
Мондый сәбәпләр бишәү:
  1. ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү яисә яшәешкә һәм сәламәтлеккә куркыныч янау;
  2. әгәр тиеш булса, эшкә бару;
  3. йорт хайваннарын урамда йөртү (йорттан 100 метр якынлыкта);
  4. чүп-чар чыгару;
  5. кибеткә яисә даруханәгә бару.
  6. Читайте нас: