Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2020, 18:23

Пенсия фонды да коронавирустан саклана!

Бүгеннән башлап, Русия Пенсия фонды халыкны алдан язылып кына кабул итүгә күчә. Бу оешманың барлык бүлекчәләренә дә кагыла. Башкортстанның шәһәр һәм районнарында пенсия түләү буенча сораулар туса, сезгә алдан язылу үтәргә туры киләчәк. Искәрмә – бары тик мәетне җирләү пособиесен рәсмиләштерү генә. Моның өчен алдан язылу кирәкми.Алдан язылуны ничек башкарырга соң? Моның берничә юлы бар. Алар хакында тулырак – сайтта!

Бүгеннән башлап, Русия Пенсия фонды халыкны алдан язылып кына кабул итүгә күчә. Бу оешманың барлык бүлекчәләренә дә кагыла. Башкортстанның шәһәр һәм районнарында пенсия түләү буенча сораулар туса, сезгә алдан язылу үтәргә туры киләчәк. Искәрмә – бары тик мәетне җирләү пособиесен рәсмиләштерү генә. Моның өчен алдан язылу кирәкми.
Алдан язылуны ничек башкарырга соң? Моның берничә юлы бар. Алар хакында тулырак – сайтта!
Кабул ителү өчен түбәндәге юллар белән теркәлергә мөмкин:
1. http://www.pfrf.ru/branches/bashkortostan/contacts/ сайтының «Төбәк контактлары» бүлегендә күрсәтелгән бәйләнеш телефоны буенча;
2. https://es.pfrf.ru/#services-f сайты аша;
3. Google Play, App Store кебек мобиль бәйләнеш системаларында «ПФР Электрон сервислар» кушымтасы аша.
Шуны исегездә тотыгыз: халык күп җыелмасын өчен билгеләнгән вакыттан алда килергә кирәкми! Әгәр дә сез хәлсезлек сизсәгез, җәмәгать урыннарына йөрүдән тыелыгыз!
Пенсия фонды күрсәтә торган күпчелек дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә дә алырга мөмкин. Русия Пенсия фонды сайтында үзегезнең шәхси кабинетыгызны булдырып, пенсия билгеләү, пенсия китерү, ана (гаилә) капиталы хисабына түләүләр башкару турында гариза бирү мөмкинлеге бар. Эшләүче гражданнар үзләренең пенсия хокуклары, хезмәт стажы һәм эш бирүчеләрнең аларның булачак пенсия исәбенә күпме акча күчерүе турында мәгълүмат алырга мөмкин. Ана капиталы сертификаты булган гаиләләр ул акчаларны тоту мөмкинлекләре һәм аларның актуаль суммасы турында иң соңгы мәгълүматны шуннан белешә ала.
Кызыксындырган сорауларга җавапларны Русия Пенсия фонды сайтында http://www.pfrf.ru/knopki/online_kons/ сайтында яки оешманың Башкортостан Республикасы буенча бүлекчәсенең “кайнар линия” телефонына (8 (347) 229-71-36) шалтыратып та, районнардагы һәм шәһәрләрдәге идарәләрнең белешмә телефоннары белән бәйләнешкә кереп тә таба аласыз.
Фото: Korotoyak.ru
Читайте нас: