Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2020, 17:56

Утырып уйлар уйладым

Коронавирус уңаеннан бераз бушлай фәлсәфә сату.

Русиядә коронавирус авыруы 438 кешедә ачыкланган. Татарстанда – 6, Башкортстанда 3 кешегә эләкккән. Вирус таралмасын өчен кушылган чараларны үтәү, өйдә качып яту фарыз.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның җәмәгате Каринэ Хәбирова Instagramдагы битендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, карантинда булуның уңай якларын атаган.
“Карантинга өйдә булу, аны уңайлы итү, гаилә белән күбрәк вакыт үткәрү һәм бер-береңә игътибарлырак булу мөмкинлеге итеп карыйк", – дип язган Каринэ Хәбирова. Чыннан да, гаиләң белән өйдә утыру, кешелек кыйммәтләре, тормыш турында уйлану өчен мөмкинчелек бар. “Кабер бар кешене дә тигезли”, диләр. Коронавирус та тигезли. Ул олигархка да, башка “вак-төяк” миллионерларга да эләгергә мөмкин. Аннан маска, ягъни битлегеңне алтын-көмеш белән бизәп тә котылып калып булмый. Дөрес, алар үзләренә үпкәне ясалма җилләтү аппараты алып куя алалар. Ләкин Газраил абзый аңа гына карар микән? Аңа бер мескеннең җанын кыюга караганда аппаратка тоташкан, исән калу өчен мең төрле чаралар күреп мәш килгән олигарх белән эш итү күңеллерәктер димен. Шәхсән, үзем Газраил булсам шулай итәр идем.
Дөньякүләм билгеле спортчы, “Ювентус” футбол төркеменең һөҗүм итүчесе Криштиану Роналду утрау сатып алып шунда качкан.
Коронавирусның тагын бер уңай ягы турында ишеттем. Баксаң, Сүрия тирәсендәге хәлләр сугыш чигенә килеп җиткән булган. Хәзер аның кайгысы бетте, иң мөһиме – җан асрау. Урманда янгын чыкса, бар җанвар чабыша башлый, форсаттан файдаланып бер-берсен ашап тамак туйдыру онытыла. Монда да шул хәл.
Менә инде атнадан артык Уфадагы даруханәләрдә битлек күргәнем юк. Иң элементар нәрсә, ә Русия шул ук вакытта Италиягә ярдәм итеп йөри. Русиягә санкция белдергән илгә. Таш белән атканга, аш белән ата. Ә без битлеккә интегәбез. Дөрес, Уфада аны җитештерү башланды, бәлки сатуда күбәер. Пандемия бетүгә. Бәлки акчалары булганнар аны сатуга чыкканчы ук күмәртәләп алып өйләренең бер бүлмәсен тутырып куялардыр?
Бу уңайдан совет чорындагы бер вакыйга искә төште. Сугыш чыга дип халык әйбер җыя башлады. Шәһәрдән бер күршегә “Зил” үзбушаткычы белән тоз кайтарып бушаттылар. Безгә дә берничә капчык эләкте. Мин бишекле мотоцикл белән әнине утыртып хуҗалык сабыны алыр өчен кибеткә очтым. Анда беткән иде. Берничә күрше авылдан зур агач тартма тутырып хуҗалык сабыны алдык. Ул күп елларга җитте. Күп еллар сабын, тоз, шырпы алганыбыз булмады. Бүген дә җыючылар бар. Ләкин мин аларга кушылмыйм. Бетмәвенә ышанырга тырышам. Ләкин һәр кеше паникага бирелеп унар еллык запас җыя башласа, җиткерү, бәлки, мөмкин түгелдер.
Соңгы тапкыр 2012 елда дөнья бетә дигән иделәр. Бер күршем: “Дөнья бетүгә җыйган запасларым бетеп килә иде, коронавирус уңаеннан аларны яңарттым”, – дип сөенүен белдерде.
Бу язманы тәмамлап килгәндә Авыргазыдан шагыйрь Эльверт Хаматшин шалтыратып хәлләр белеште. “Нинди запас тупладың?” – дип шаярткан будым.
“Безнең акчага бераз тоз һәм бәдрәф кәгазе генә алып була, башкасына җитми”, – ди. На хаду тегеңә уйлап чыгарып акча эшләү юлын өйрәттем:
“Мәчетләрдә кешене чир һәм башка казалардан саклый торган бетү сатыла бит. Шуны ясап сат. Мин чиргә каршы дога укыдым, текстын җибәрермен. Коронавируска каршы бетү дип сатарсың”, – дидем.
“Ә баеп китсәм синең бу изгелегеңне онытуым ихтимал бит?” – ди бу. Шулай, байлык оныттыра диләр. Ә чир уйланырга, адымнарыңа бәя бирергә булышлык итә...
Бу хәлләрне шаяртып искә алырга язсын. Барыбыз да исән-сау булыйк. Шушы текстка лайк куйган, репост ясаган кеше сәламәт булыр кебек.

Фото: balteus.ru
Читайте нас: