Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2020, 12:56

Кайнар хәбәр: Башкортстанга да короновирус үтеп керде!

Яңа вирус йоктыруның беренче өч очрагы турында республика Башлыгы Радий ХӘБИРОВ хәбәр итте.

Яңа вирус йоктыруның беренче өч очрагы турында республика Башлыгы Радий ХӘБИРОВ хәбәр итте.
Башкортстан Республикасы җитәкчесе Радий Хәбиров белдерүенчә, бездә Covid19 вирусы белән чирләгән өч кеше ачыкланган.
Аларның икесе чит илдән килгән, тагын берсе — Уфа кешесе, ул даими рәвештә Мәскәүгә барып йөргән.
Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, авырулар барысы да кешеләр белән аралашудан читләштерелгән, аларның бәйләнешләре ачыкланган.
“Бу факт авыруның куркынычы реаль икәнлеген күрсәтә. Саклык чараларын күрегез! Чит илләрдән килүчеләр карантинга китәргә тиеш, бу режимны бозу закон буенча эзәрлекләнә. Ресурсларыбыз бар, мондый процесслар белән идарә итә беләбез. Күрсәтмәләрне төгәл үтәсәгез, барысы да яхшы тәмамланыр”, — дип язган Радий Хәбиров.
Шуны да өстик, вирусның бары тик өлкән яшьтәгеләргә генә янавы турындагы хәбәр фейк, ягъни ялган булып чыкты. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр итүенчә, Covid19 вирусын эләктерүчеләрнең яртысын 65 яшькә кадәргеләр тәшкил итә. Шулай ук бу афәттән үлүчеләрнең 10 проценты да – хезмәт яшендәгеләр. Соңгы тикшеренүләр тәмәкенең дә вируска каршы ярдәм итмәвен ачыклады. Шуңа күрә, уяулыгыгызны югалтмагыз!
Фото: M24.ru
Читайте нас: