Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2020, 00:59

Батыр блогер сабагын алачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров блогер Гүзәл Шәрәфетдинованы карантин тәртибен бозган өчен җаваплылыкка тарттырырга кушты.

Республика җитәкчесе бу хакта Хөкүмәтнең атналык утырышында республикада коронавирустан саклану чаралары үтәлешен тикшергәндә белдерде. Эш шунда, Гүзәл Шәрәфетдинова Тайландта ял итеп кайтканнан соң ике атна өйдән чыкмыйча утырасы урынга авылга әнисе янына кайтып киткән. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә язып чыккан. Аның 240 мең язылучысы бар. Интернет кулланучылардан блогерга гамьсезлектә гаепләп хатлар килә башлагач, ул “ни теләсәм шуны эшлим, үземне гаепле дип санамыйм” дип җавап биргән, башкаларны куркаклыкта гаепләгән. Әлеге тәртип чирне таратмауга каршы профилактика өчен кертелгән иде. Һәр чит илдән кайтучы тиешле кагыйдәләрне тотмаса, Башкортстанны күптән чирлеләр баскан булыр иде. Саклык чаралары күрү нәтиҗәсендә “короналыларның” таралуына юл куелмый. Гүзәл Шәрәфетдинова кебек “батырлар” саклык чараларын инкарь итеп, чир таралу ихтималлыгын үстерә. Әлегә Башкортстанда коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән булса да, чит илдән кайтучылар ике атна өйдән чыкмый утырырга тиеш. Әгәр аларның коронавирус таратуы ачыкланса, 80 мең сум штрафтан алып бер ел төрмәгә кадәр җәза яный. Әгәр карантин тәртибен бозган кешедән чир йоктырып берәр кеше үлсә, биш елга кадәр төрмә яный. Батыр булып биш ел утырып чыкканчы, ике атна өеңнән чыкмый яту, бәлки, яхшырактыр?

Фото: instagram.com / guzel_sharafutdinova
Читайте нас: