Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2020, 21:39

Бөтен дөнья чир йоктыргач, Буламы соң котылып?!

Ходай, берүк безгә кертмә,Салма безне ләхеткә!

Коронавирус сәбәпле, республикада 250дән күбрәк кеше катнашлыгында чаралар уздыру тыелган. Шул сәбәпле, узган ял “Кырым язы фестивале” узмады. Бүген – 21 март – Нәүруз бәйрәме. Башка елларда ул Уфада зурлап билгеләнә иде. Быел коронавирус Нәүрузсез дә калдырды.
21 март тагын бер көн – Бөтендөнья шигърият көне. Бу көннең зурлап та, бәләкәй килеш тә уздырылганы юк. Бары тик аерым каләм ияләре бер-берсен әлеге бәйрәм белән котлый, социаль челтәргә шигырьләр элә. Шигърият көне уңаеннан“Тулпар”ның авторы Әнис Шәймәрдановның коронавирус уңаеннан шигырен тәкъдим итәбез.

КОРОНАВИРУС

Карана вирус, эзләнә,
Чикләр гизә котырып.
Күзгә күренмичә күчә
Бар дөньяны тутырып.

Карана вирус, гел эзли
Чираттагы корбанын.
Кеше генә һаман сизми
Чир сагалап торганын.

Карана вирус, сайлана,
Тезләндерә саксызны.
Үлем түшәгенә сала
Ул кайбер “яраксызны”.

Кайбер кеше гомер буе
Кылып тора сәяхәт.
Вирус аны саклап тора,
Сала каты җәрәхәт.

Рәхәтлеккә рәхәттер дә
Чит илләргә йөрүләр.
Әмма авыр вирус тагып
Кире кайтып керүләр.

Инде күмәк чараларны
Уздырулар тыелды.
Русиягә бу хәшәрәт
Килмәс кебек тоелды.

Бөтен дөнья чир йоктыргач,
Буламы соң котылып?!
Тирә-якта чирле арта,
Вирус йөри котырып.

Башкортстанда әлегә
Чирлеләр юк, бәхеткә.
Ходай, берүк безгә кертмә,
Салма безне ләхеткә!

Безгә кермәсен каһәр чир –
Шушы теләк уемда.
Суган ашап, битлек киеп
Качып ятам өемдә.
Фото: today.ua
Читайте нас: