Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2020, 11:35

Язгы каникуллар озайтыла

Коронавирус аркасында Русиядә мәктәп укучыларының язгы каникуллары озайтыла. Шунысы кызык: төрле төбәкләр аның ничә көн булачагын үзләре хәл итә. Шуңа да, мәсәлән, Башкортстан һәм Татарстан балалары төрлечә ял итәчәк. Бу хакта тулырак – сайтта!

Кичә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада коронавируска каршы югары әзерлек игълан ителүе турында хәбәр итте.
– Балалар бакчаларын япмыйбыз. Безнең бурыч – агымдагы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, мәктәпкәчә һәм социаль учреждениеләр эшен дәвам итү, – диде Радий Хәбиров. – Мәктәпләрдә каникулларны 23 марттан 6 апрельгә кадәр озайту турында карар кабул итәбез. Башлангыч сыйныф укучылары өчен ата-аналарның рөхсәте белән 15 баладан да артык булмаган дежур төркемнәр эшен тәэмин итәргә кирәк.
Шулай итеп, Башкортстанда язгы каникуллар 23 марттан 6 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ләкин бу бөтен Русия буенча шулай була, дигән сүз түгел. Мәгариф министрлыгы Русиядә язгы каникуллар вакытын 23 марттан 12 апрельгә кадәр озайту турында әмер чыгарды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әмере белән, “ут күрше”ләребездә язгы каникуллар инде бүген үк, 19 мартта башланып, 30 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Коронавирус пандемиясе белән ситуациягә карап, каникуллар вакыты я кыскартылырга, я озайтылырга да мөмкин.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: