Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2020, 12:52

Башкортстанда югары уку йортлары дистанцион укытуга күчә

Коронавирус пандемиясе аркасында, 23 марттан башлап Башкортстандагы югары уку йортлары дистанцион рәвештә белем бирүгә күчә. Бу хәл кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Укыту ни рәвешле алып барылачак? Республика авылларыннан һәм шәһәрләреннән килгән студентларның тулай тораклардагы урыннары сакланамы-юкмы? Бу сорауларга җаваплар – сайтта!

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада коронавируска каршы югары әзерлек игълан итте. Аның буенча күптөрле чаралар күрелә. Шуның нигезендә, 23 марттан башлап Башкортстандагы югары уку йортлары дистанцион рәвештә белем бирүгә күчә.
Уфа дәүләт нефть-техник университетында дистанцион укыту бу атна башыннан, ягъни 16 марттан башланды. Бу әлеге уку йортында чит илләрдән килгән студентларның күпләп белем алуы белән бәйле. Калган уку йортлары исә дистанцион укытуга 23 мартта күчәчәк.
Дистанцион укыту Интернет аша алып барылачак. Укытучылар студентлар белән электрон почта һәм социаль челтәрләр белән бәйләнешкә кереп, лекцияләрен һәм биремнәрен шушы юл белән таратачак. Студентлар җавапларын шулай ук электрон почта аша җибәрергә тиеш. Шул рәвешле, ике арада бәйләнеш уранштырылачак. Әлбәттә, мондый алым аудиторияләрдә укытуны тулаем алыштыра алмый. Ләкин, коронавирус шартларында, кем әйтмешли, “на безрыбье – и рак рыба”.
Студентларның тулай тораклары бушатыла. Алар туган йортларына кайтып китәргә мәҗбүр булачак. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты тулай торакларында, мәсәлән, уку белән бергә Уфа мәктәпләрендә педагогик эш алып барган студентлар гына калдырылачак.
Дистанцион укыту кайчанга кадәр дәвам итәчәк соң? Моңа әлегә анык кына җавап юк. Шулай да факультет, кафедра җитәкчеләре моның бер айдан башлап, уку елы ахырына кадәр дәвам итәчәгенә исәп тоталар. Шуңа күрә чыгарылыш курсы студентларына диплом эшләрен дә Интернет аша якларга туры килмәгәе...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: