Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2020, 11:41

Уфада Бөтендөнья Фольклориадасы үтәрме?

Үтмәве, яки кичектерелүе дә ихтимал. Бу хакта кичә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров хәбәр итте. Моның сәбәбе – коронавирус пандемиясе.

Үтмәве, яки кичектерелүе дә ихтимал. Бу хакта кичә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров хәбәр итте. Моның сәбәбе – коронавирус пандемиясе.
Хәтерегезгә төшерәбез, VI Бөтендөнья Фольклориадасы быел җәен, 18 июльдән 1 августка кадәр, Уфада үтәргә тиеш иде. Анда дөньяның барлык илләреннән дә диярлек вәкилләр катнашуы планлаштырылды. Алар чыгыш ясау өчен мәйданчыклар, Башкортстанның мәдәни байлыгы белән таныштыручы күргәзмә материаллар күпләп әзерләнергә тиеш иде.
Ләкин барысына да коронавирус аяк чалды. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров билгеләвенчә, VI Бөтендөнья Фольклориадасы йә үткәрелмәячәк, йә аның вакыты кичектереләчәк. Әлегә бу мәсьәлә ачык кала. Ахыргы карар Мексикада узачак утырышта кабул ителәчәк.
«Вести-Башкортостан» тапшыруына биргән интервьюсында Андрей Назаров: “Без әлегә көтәбез. Шуңа күрә Фольклориада чараларын финанслауны башламыйбыз. Шуны гына әйтәм: Фольклориаданың үткәрелү шанслары түбән”, – дип белдерде.
Кыскасы, көтәбез. “Өметсез – шайтан”, ди бит...
Фото https://123ru.net/pics/235504506/ сайтыннан алынды.
Читайте нас: