Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2020, 11:41

Боз китә, без калабыз...

Башкортстанда бу атнада елгалар ачыла башлады, аларның берсендә боз кузгалды да инде.

Башкортстанда бу атнада елгалар ачыла башлады. Кичә, 16 мартта, Чәрмәсән елгасында боз кузгалды. Кичә кичкә су биеклеге 392 сантиметр тәшкил итә. Тәүлек эчендә ул 190 сантиметрга арткан.
«Авылларны су басу куркынычы юк, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр генә су астында калырга мөмкин, — дигән "Башинформ" агентлыгына Гидрометцентр җитәкчесе Анна Козаева. — Чакмагыш районының Яңа Йомран авылын су басу елга 700 сантиметр дәрәҗәсенә күтәрелгәндә генә мөмкин".
Синоптиклар фаразларына караганда, якындагы тәүлекләрдә су биеклеге күтәреләчәк.
“Башинформ” хәбәр иткәнчә, республикада елгалар март ахырына ачылып бетәчәк.
Күпчелек елгалар әлегә ярларыннан чыкмаган.
Читайте нас: